|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
ЛУТФУЛЛИНА НӘКИРӘ
Мин сагышлы кеше
Башкортстанның Илеш районы, ямьле Ишкар авылында, чишмәләр илендә әнкәемнең тугызынчы баласы булып дөньяга килгәнмен. Мин бик бәләкәй кечкенә вакытымны да хәтерлим. Апаларның мине бишектә тирбәткәннәрен, картинәйнең (әбиемнең) мине җиргә бастырып, тәпи-тәпи атла инде дип әйткәне дә исемдә. Үзем туры сүзле булсам да күңелем йомшак минем.
Чишмә суларында йөзеп үстем,
Моң дәрьясын кичтем кечкенәдән.
Елак бала идем. Ник еладым?
Аңлый алмыйм шуны һич кенә дә.
Бәләкәй чагымнан ук җыр чыгарып иптәш кызларыма җырлап йөри идем. Мәктәптә укый башлагач шигырьләр яздым.
Ул вакытта Уфадан һәр айның 15 нче көнендә радиодан балалар өчен әдәби тапшыру була иде. Татар әдәбияты укытучысы Нурҗиһан апа белән, әдәбият түгәрәге укучылары шул тапшыруны колхоз идарәсендә радиоалгыч янына җыелып тыңлый идек. Ул чакта өйләрдә радио юк иде. Мин шул редакциягә шигырь язып җибәрдем (миңа 11 яшь иде). Бер тапшыруны башлаганда ул шигырьне җыр итеп җырладылар. Шулчак мине укытучым кочаклап алды. Кайбер сүзләре исемдә калган:
— Минем данлы республикам,
Яшә син, Башкортстан!
Мәктәп стена газетасын шигырь язып тутыра идем. Уфада укыганда язмадым. Пучыга эшкә килгәч, аннан соң Минзәләгә килгәч сирәк кенә языштырдым, ул шигырьләр газетада басылды.
Аннан соң күп еллар берни язмадым — күңелемә язып бардым. Элек язганнарым сакланмады. Китап бастыру турында һич уйламадым. Цифрлар дәрьясында бәргәләнеп, чайкалып озак еллар экономист булып эшләдем.
Өч ел элек мин уңайсызланып кына редакциягә «Буем җитсә әгәр» дигән бер шигырь алып килдем, ул газетада басылды. Шулай игеп газета мине тагын шигърият дөньясына алып керде.
Газетада шигырьләрем чыга башлагач төрле сүзләр ишеттем, кемдер мактады. Кайсылары гаепләп: «Картая башлагач сагыштан бөтен кеше дә шигырь яза инде», — дип әйтте, һәркемнең үз уе, үз эше, теләгәннәр язсын. Әгәр дә бөтен кеше сагышланып үзе өчен генә булса да нидер язса, дөньяда явызлыкка, вәхшилеккә урын булмас һәм гайбәткә дә вакыты калмас иде.
Әйе, мин сагышлы кеше. Әллә инде туган җиремнән читтә гомер иткәнгәме, әллә ул моң сагыш минем нәселемнән, тумы-шымнан йөрәгемә салынганмы? Бәлки шулайдыр. Мин бу гаҗәеп дөньяның гүзәллегенә һәр мизгеленә исем китеп яшим. Моңлана һәм сагына белгәннәр мине аңлар димен. Шушы кечкенә китабымны кулына алып бер укып чыкканнарга ихтирам белән калам.
Сине эзлим: шигырләр. "Минзәлә" газетасы китапханәсе, 2004.
|
|