поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЛАТЫЙП ГАЛИМҖАН

(1912–1986)

Шагыйрь Галимҗан Латыйп (Галимҗан Шакирҗан улы Латыйпов) 1912 елның 20 гыйнварында Башкортстан Республикасының Чакмагыш районы Яңа Дөмәй авылында крәстиян гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпне тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын башлый: туган авылы клубында кызыл почмак мөдире, китапханәче, соңрак салым җыючы, заем таратучы булып эшли, комсомол активисты буларак, яшьләр арасында кичәләр оештыру, спектакльләр кую кебек җәмәгать эшләрендә катнаша. 1931 елда районның комсомол оешмасы, яшь егетнең иҗтимагый активлыгын искә алып, аны Бәләбәй шәһәренә укытучылар әзерләү курсларына укырга җибәрә. Анда укып кайткач, Галимҗан бер ел үз районнарындагы Каран авылында башлангыч мәктәптә балалар укыта, ә 1932 елда, ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитеты юлламасы белән Казанга килеп, Урман техникасы институты рабфагына укырга керә. Аны тәмамлагач, 1935–1939 елларда Казан финанс-икътисад институтында укый. 1939–1940 елларда СССР хәрби флотында һәм, Советлар Союзы-Финляндия сугышында катнашып, гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайтканнан соң, берникадәр вакыт Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар мөхәррире, 1941–1950 елларда Татарстан Республикасының финанс контроле оешмаларында дәүләт инспекторы-ревизоры, ә 1951–1960 елларда «Пионер» (хәзерге «Ялкын») татар балалар журналы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. 1960 елдан башлап профессионал язучы сыйфатында ул әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Галимҗан Латыйп мәктәптә укыганда ук каләм тибрәтә башлый: клуб сәхнәсе өчен такмаклар, инсценировкалар, скетчлар яза. Матбугатта беренче шигырьләре 1932 елда Башкортстан Республикасының татарча үзәк матбугат басмасы «Коммуна» (хәзерге «Кызыл таң») газетасында басыла, ә «Юл буйлап» дигән тәүге шигырь җыентыгы 1939 елда Казанда дөнья күрә.

Г.Латыйп зурлар өчен дә, балалар өчен дә яза. Поэзиядә аның шагыйрь буларак хис һәм фикер игътибарын даими биләп торган үз темалары бар. Болар – туган ил, хезмәт романтикасы, халыклар дуслыгы, тынычлык.

Г.Латыйпның иҗат мирасында лирик шигырьләр белән беррәттән балладалар, балаларга атап язылган әкиятләр, поэмалар, дүрт юллы яки сигез юллы афористик тезмәләр һәм күпсанлы җыр текстлары бар. Аның «Беренче тау», «Тургайлар килде», «Бомбалар кирәкми», «Безнең яшьлек», «Чайкала иген кырлары», «Акбүз атым», «Бөтен гомергә» кебек татар композиторлары тарафыннан музыкага салынган шигырьләре үз вакытында концерт репертуарларыннан төшми җырланып йөри.

Шагыйрь тәрҗемә өлкәсендә дә актив иҗат итә. Ул Е.Исаевның «Суд памяти» («Хәтер хөкем итә») поэмасын, Д.Бедный, С.Михалков, С.Маршак, А.Прокофьев, А.Твардовский, П.Неруда, Н.Вацпаров һәм башка рус һәм чит ил шагыйрьләренең әсәрләрен татарчага тәрҗемә итә.
Үзе исән чагында Г.Латыйпның егерме өч исемдә шигъри китабы басылып чыга, шуларның икесе рус теленә тәрҗемәдә.

Җәмәгать эшлеклесе буларак, Г.Латыйп берничә ел рәттән Татарстан Язучылар берлегенең балалар әдәбияты секциясе эшенә җитәкчелек итә, профком рәисе булып эшли, «Ялкын» һәм «Совет мәктәбе» (хәзерге «Мәгариф») журналлары редакцияләрендә партоешма сәркәтибе ярдәмчесе, Казан шәһәренең Бауман районы мәхкәмәсендә халык утырышчысы вазифаларын башкара.

Ул 1986 елның 4 ноябрендә Казанда вафат була.

Г.Латыйп – 1951 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Учак янында: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 103 б. – 10000 д.
Кыр чәчәге: шигырьләр һәм җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 147 б. – 5000 д.
Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 168 б. – 5000 д.
Адымнар: сайланма шигырьләр / кереш сүз авт. З.Мәҗитов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 235 б. – 4500 д.
Бәләкәй музыкант: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 256 б. – 4000 д.
Кояшлы яңгыр: шигырьләр, җырлар, поэмалар / кереш сүз авт. З.Мәҗитов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 320 б. – 4000 д.
Карлыгачларым: шигырьләр, җырлар, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 238 б. – 5000 д.
Җир җыры: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 328 б. – 4000 д.
Үсәсе килә: балалар өчен шигырьләр, җырлар, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 93 б. – 20000 д.

* * *

Моя любовь: книга лирики / пер. с татар. Ю.Окунева. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1960. – 86 с. – 4000 экз.
Свет над Волгой: стихи / пер. с татар. Г.Глазова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1973. – 96 с. – 4000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Нуруллин И. Галимҗан Латыйп шигырьләре // Сов. әдәбияты. – 1949. – № 12. – 130–134 б.
Мәҗит З. «Һәр чәчәк матур үз урынында» // Соц. Татарстан. – 1972. – 29 гыйнв.
Сәхапов Ә. Тынгысыз хисләр җырчысы // Мирас. – 2002. – № 1. – 46–48 б.
Гариф Р. Шифалы җилләр чатында // Шәһри Казан. – 2003. – 10 окт.

* * *

Ахмадуллин Ш. Утверждая красоту жизни // Веч. Казань. – 1982. – 23 февр. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»