(1912-1986)
Шагыйрь Галимҗан Латыйп (Галимҗан Шакирҗай улы Латыйпов) 1912 елның 20 январенда хәзерге Башкортстанның Чакмагыш районы Яңа Дөмәй авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Башлашып мәктәпне тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын башлый-авылда кызыл почмак мөдире, китапханәче, соңра налог җыючы, заем таратучы булып эшли, комсомол активисты буларак, яшьләр арасында кичәләр оештыру спектакльләр кую кебек җәмәгать эшләрендә катнаша. 1931 елда районның комсомол оешмасы, яшь егетнең иҗтимагый активлыгын искә алып, аны Бәләбәй шәһәренә укытучылар әзерләү курсларына җибәрә. Анда укып кайткач, Галимҗан бер ел үз районнарындагы Каран авылында башлангыч мәктәптә укыта, ә 1932 елда, ВЛКСМның Башкортстан өлкә комитеты рекомендациясе белән Казанга килеп, Урман техникасы институты рабфагына укырга керә. Аны тәмамлагач, 1935—1939 елларда Казан финанс-экономика институтында укый. 1939—1940 елларда Совет хәрби диңгез, флотында хезмәт итеп кайтканнан соң, берникадәр вакыт Татарстан радио» комитетында редактор, 1941 елдан 1951 елга кадәр Татарстан республика контроль органнарында дәүләт инспекторы-ревизоры, ә 1951—1960 елларда татар балалар журналы «Пионер» («Ялкын») редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире булып эшли.
Г. Латыйп авылда укыганда ук каләм тибрәтә башлый: авыл сәхнәсе өчен такмаклар, инсценировка яза. Матбугатта беренче шигыре 1932 елда Башкортстан республика органы «Коммуна» (хәзерге «Кызыл таң») газетасында басыла, ә «Юл буйлап» исемле тәүге шигъри китабы 1939 елда Казанда дөнья күрә. Хәзер ул — өч дистәгә якын шигырь китаплары авторы.
Г. Латыйп зурлар өчен дә, балалар өчен дә яза. Поэзиядә аның шагыйрь буларак хис һәм фикер игътибарын даими биләп торган үз темалары бар. Болар — бөек юлбашчы образы, Октябрь, Туган ил, хезмәт, халыклар дуслыгы, тынычлык.
Г. Латыйп поэзиянең төрле жанрларында яза. Аның иҗат багажында лирик шигырьләр белән беррәттән балладалар, әкиятләр, поэмалар, кыска шигырьләр, җыр текстлары да бар. Аның «Беренче тау», «Тургайлар килде», «Бомбалар кирәкми», «Тәгәрмәчләр», «Безнең яшьлек», «Чайкала иген кырлары», «Акбүз атым», «Бөтен гомергә», «Россиям» кебек татар композиторлары тарафыннан музыкага салынган шигырьләре (озак еллар буе) концерт репертуарларыннан төшмичә җырланып киләләр. Шагыйрьнең тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге дә игътибарга лаек. Ул Ленин премиясе лауреаты Егор Исаевның «Суд памяти» («Хәтер хөкем итә») поэмасын, Д. Бедный, С. Михалков, С. Маршак, А. Прокофьев, А. Твардовский Пабло Неруда, Никола Вапцаров һәм башка рус һәм чит ил шагыйрьләренең поэтик әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итте.
Г. Латыйп Татарстан Язучылар союзында берничә ел балалар әдәбиятй секциясенә җитәкчелек итте, профком председателе булып эшләде, «Ялкын» һәм «Совет мәктәбе» журналлары редакцияләрендә партоешма секретаре ярдәмчесе, Казан шәһәренең Бауман районы судында берничә тапкыр утырышчысы булып сайланды.
Г. Латыйп— 1951 елдан СССР Язучылар союзы члены.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)