поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ЛАИСОВ НАИП

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог Наип Хәбибназар улы Лаисов 1935 елның 10 августында Татарстанның Актаныш районы Түбән Яхшый авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында – башлангыч, күрше Олы Имән авылында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1950–1954 елларда Минзәлә педагогика училищесында укый. Өч ел гаскәри хезмәттә булып кайтканнан соң, 1957–1962 елларда Алабуга педагогика институтының рус-татар бүлегендә белем ала. Яшь белгечнең шуннан соңгы хезмәт юлы һәм иҗат эшчәнлеге дә тулаем әлеге институт белән тыгыз бәйле. 1962–1967 елларда ул анда рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасында әүвәл ассистент, аннары өлкән укытучы булып эшли. 1967–1970 елларда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укып, 1970 елның декабрендә «филология фәннәре кандидаты» дигән гыйльми дәрәҗә алу өчен диссертация яклагач та, ул Алабуга педагогика институтындагы укытучылык эшен дәвам иттерә: 1974–1979 елларда рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасында доцент, бер үк вакытта филология факультетында декан ярдәмчесе, декан вазифаларын башкара. Гомумән, укыту-педагогик һәм гыйльми эшне ул административ эш белән бергә алып бара: 1980–1989 елларда институтның уку-укыту эшләре буенча проректор, 1989–2000 елларда ректоры булып эшли. 1994 елдан ул – татар әдәбияты кафедрасы мөдире, 1996 елдан профессор.

Н.Лаисовның фәнни-әдәби иҗатындагы төп тикшеренү юнәлешләре – Г.Тукай иҗаты, ХХ йөз башы татар поэзиясе, татар-рус әдәби элемтәләре. Ул – Г.Тукай иҗатының лирик-эстетик хасиятләрен анализлауга багышланган русча «Лирика Тукая» исемле монография (1976), Г.Тукайның кыскача тормыш һәм иҗат юлын яктырткан «Габдулла Тукай» (1985), М.Мәһдиев һәм Ф.Ганиевалар белән берлектә язылган «Әдәбият теориясе» (1987) китаплары һәм укытучылар өчен әдәбияттан берничә кулланма уку әсбабы авторы. Аның шулай ук төрле еллар көндәлек матбугатында агымдагы әдәбият проблемаларына, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Ренат Харис, Марс Шабаев һ.б. шагыйрьләр иҗатына багышланган күп кенә тәнкыйди мәкаләләре, тикшеренүләре дә дөнья күрә.

Н.Лаисов – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Әдәбият теориясе: сәнгать төре һәм идеология формасы буларак матур әдәбият / соавт. М.Мәһдиев, Ф.Ганиева. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 88 б. – 1000 д.
Габдулла Тукай: тормышы һәм иҗаты турында очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 86 б. – 8500 д. (Татар һәм рус телләрендә.)
Әдәбият теориясенә кереш: урта мәктәпнең тел-әдәбият укытучылары өчен кулланма / соавт. М.Мәһдиев, Ф.Ганиева, З.Мәҗитов, Х.Госманов, И.Нуруллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 302 б. – 1400 д.

* * *

Лирика Тукая / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1976. – 166 с. – 3500 экз.
Русско-татарские литературные связи / пер. с татар. – Елабуга, 1994. – 30 с. – 500 экз.
Поэзия Тукая – в русских переводах / пер. с татар. – Елабуга, 2002. – 60 с. – 500 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Забиров Х. Семь раз проверь // Сов. Татария. – 1986. – 16 марта. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»