Гаилә дә, мәктәп тә түгел, интернет өйрәтә туган телгә
Мөршидә КЫЯМОВА 1974 елның 1 маенда туган, Казанда яши. “Телебез - иң авырткан җиребез”, ди халык шагыйре Роберт Миңнуллин. Татар теле, бигрәк тә татар теле дәресләре тирәсендә куерган соңгы вакыйгалар хөкүмәт җитәкчеләрен дә уйландырырга мәҗбүр итте булса кирәк. Кайбер ата-аналарның мәҗбүриләп татар телен өйрәтүгә каршы чыгуы да, бер карасаң, табигый...
Чөнки бала бар фәннән дә яхшы билгеләренә генә укый, ә менә татар теле дәресләрендә уңайсызланып кала. Дәрес әзерләмәгән өчен “2” билгеләре дә ешая башлагач, аның күңеле татар теленә бөтенләй суына. Сүзләрне, авазларны дөрес әйтмәсәң, җитмәсә, сыйныфташлар шаркылдап көлә, укытучы шелтәли.
“Ана теле” онлайн-мәктәбе проекты исә мәктәптә укучы балага дә ярдәм кулы сузарга әзер. Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин: “Мәктәптә укучы балалар дәрес вакытында кыенлыкларга юлыга икән, алар шулай ук онлайн режимда үз белемнәрен чарлый ала. Дөрес үк җавап бирмәдең, хаталандың дип беркем дә төртеп күрсәтмәячәк. Әлеге җәһәттән дә проект психологик, педагогик проблемаларны хәл итәргә булышачак”, - дип раслый.
“Ана теле” проекты мәктәптә татар теле укучыларының авторитетына тискәре йогынты ясамас микән дигән сорауга Данил Мостафин: “Юк, укытучыларның ипиләрен тартып алырга һич җыенмыйбыз. Программаның күпчелек өлеше чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә юнәлдерелгән. Үз теленең кирәклеген вакытында аңламаган урта, өлкәнрәк буын вәкилләренә дә тәгаенләнә ул. Үз теләкләре белән өйрәнә алалар. Киресенчә, укытучыларга эшләү өчен методик алынмалар алырга мөмкин, шулай ук бу балаларга да уңайлы проект”, - дип белдерде.
Хөкүмәт шактый өметләр багълаган проектны тормышка ашыруда Татарстанның тел белгечләре, галимнәр, укытучылары хезмәт куя. “Ана теле” онлайн мәктәбенең өлкән менеджеры - Фәнүзә Тарасова, академик җитәкчесе - Кәдрия Фәтхуллова, курсның эчтәлеген эшләү буенча баш мөхәррир - Гөлшат Галиуллина, проектның матбугат менеджеры - Раил Өметбаев, техник команда җитәкчесе - Ринат Гыйльмуллин.
Россиядә һәм БДБ илләрендә EF Corporate Language Learning Solutions генераль директоры Эдуард Балдаков шәхсән үзе дә мондый проектның дөньяда беренче тапкыр ашырылуына басым ясый. Хәзерге вакытта телгә өйрәтүче онлайн мәктәптә укучылар саны 2042 кадәр җиткән. Әлегә проектның беренче дәрәҗәсе генә эшли. Ләкин инде 28 февральдән - 2 һәм 3 нче дәрәҗә, 31 марттан – 4 нче, 2 майдан – 5 һәм 6 нчы дәрәҗә, 31 майдан - 7 нче дәрәҗә, 31 июльдән – 8 һәм 9 нчы дәрәҗәләр эшли башлыячак. “Ана теле” мәктәбендә дәресләр видео-, аудио- һәм фотоматериаллар кулланып алып барыла.
Бүгенге көндә КФУ белән берлектә үз эченә татар теленә дистанцион өйрәтү, укыту-методик кабинетларны берләштергән үзәк булдыру мәсьәләсе хәл ителә.
Телне заманча өйрәнү хөкүмәткә ничә сумга төшкәнлеге мәгълүм түгел. Аны сер итеп саклыйлар. Гаилә дә, мәктәп тә түгел, компьютер, интернет аша тел өйрәнү азрак сәеррәк тоелса да, дөньяның теләсә нинди почмагыннан, теләсә кайсы вакытта татар теленә өйрәнү мөмкинлеге булу кызыклы күренеш. Телнең кулланышы, аның абруе, иң беренче чиратта милләттәшләрнең ана телләренә ихтирамы да артсын иде.
Мөршидә КЫЯМОВА
Intertat.ru