поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

КУКУШКИН РАВИЛ

Равил Рахмани (Равил Фәйзерахман улы Кукушкин) 1949 елның 8 маенда Татарстан АССРның Буа районы Толымбай авылында МТС эшчесе-механик гаиләсендә туган. 1966 елда Буада Вахитов исемендәге урта мәктәпне тәмамлый, 1966—1971 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый, аны уңышлы тәмамлагач, аспирантурада калдырыла. 1974—1983 елларда Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә редактор булып эшли.

Р. Кукушкинның беренче әдәби-эстетик хезмәте шигъри образлар ясалышындагы төп принципларны аңлатуга багышланган. Бу теоретик монографиянең кайбер тезислары «Казан утлары» журналының 1975 елгы 5 санында басылып та чыга. Соңгы елларда Р. Кукушкин балалар әдәбияты үсешен өйрәнүдә зур активлык күрсәтә. Г. Тукай, А. Алиш, Б. Рәхмәт, Ш. Галиев кебек язучыларның иҗатларына багышланган беренче мәкаләләре белән үк ул үзен балалар әдәбиятының жанр хасиятләрен яхшы белгән, нәниләр дөньясын, нәниләр язучысының күңелен нечкә аңлаган, теоретик яктан әзерлекле, эрудицияле тәнкыйтьче итеп таныта. Р. Кукушкин «Татар балалар поэзиясе антологиямен (1980) чыгаруда катнаша, «Шигъри бишек» исемле фәнни-тәнкыйди хезмәтен яза. Анда ул татар балалар поэзиясенең фольклордан алып бүгенгәчә булган үсеш этапларын тикшерә, йөздән артык шагыйрьнең иҗатын анализлап, балалар поэзиясенә хас үсеш үзенчәлекләрен ачыклый, гомумиләштерүләр ясый. Үткәндәге һәм бүгенге татар балалар поэзиясен бербөтен организм итеп тикшергән әлеге хезмәт, ике кисәккә бүленеп, 1981 һәм 1984 елларда аерым китап булып басыла.

Р. Кукушкин — 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»