поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КӘРИМУЛЛИН ӘБРАР

(1925–2000)

Тәнкыйтьче һәм җәмәгать эшлеклесе Әбрар Гыйбадулла улы Кәримуллин 1925 елның 29 маенда Татарстанның Саба районы Чәбия-Чурчи авылында крәстиян гаиләсендә туа. 1941 елда Саба урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, хезмәт юлын башлап җибәрә: әүвәл туган авылы колхозында, аннан Завод-Нырты хастаханәсендә – хисапчы, 1942 елның июленнән алып 1943 елның гыйнварына кадәр шул ук районның Олы Арташ авылы башлангыч мәктәбендә укытучы булып эшли.

1943–1947 елларда Ә.Кәримуллин Совет Армиясе сафларында хезмәт итә, солдат-автоматчы, разведчик һәм сиксән ике миллиметрлы миномет наводчигы сыйфатында Ватан сугышы фронтлары буйлап сугышчан юл уза, Украина, Румыния, Венгрия, Чехословакияне азат итүдә, Ерак Көнчыгышта Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, өч тапкыр яралана, контузия ала, шәхси батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, ике тапкыр «Батырлык өчен» медале һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Фронтта чагында, 1944 елда, КПСС сафларына кабул ителә.

Армиядән кайткач, Ә.Кәримуллин берникадәр вакыт Саба районының Икшермә МТСында тракторчылар бригадасы учетчигы, аннары шул ук районның «Ильич истәлеге» исемендәге колхозда (Чәбия-Чурчи авылы) хисапчы вазифаларын башкара.

1948–1953 елларда Ә.Кәримуллин – Казан дәүләт университеты студенты. Тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаганнан соң, ул университетның фәнни китапханәсендә эшләргә калдырыла һәм ун елдан артык башта китапханәче, соңыннан фән буенча директор урынбасары һәм сектор мөдире булып эшли.

1964 елның декабреннән бирле Ә.Кәримуллин СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында башта кече, аннан өлкән фәнни хезмәткәр вазифаларын башкара. Ул 1968 елда «Татарларда матбагачылык туу һәм татар филологиясе буенча яңа чыганаклар» дигән темага кандидатлык диссертациясе яклый, ә 1978 елда «ХХ гасыр башы татар китабы» дигән хезмәте нигезендә докторлык диссертациясе яклап, «филология фәннәре докторы» дигән гыйльми дәрәҗә ала.

Ә.Кәримуллинның әдәбият белеменә, лингвистикага, библиографиягә бәйле беренче мәкаләләре көндәлек матбугатта илленче еллар башыннан күренә башлый. Ул татар филологиясендә беренчеләрдән булып, татар китап белеменең принципларын билгеләп, үзенең хезмәтләрендә татар матбугаты һәм китабының XVII йөздән алып бүгенге көнгә кадәр булган үсеш юлларын һәм тенденцияләрен җентекләп тикшерә, аларның халык тормышында уйнаган ролен һәм интернациональ функцияләрен бай фактик материалга нигезләп күрсәтә. Гыйльми яктан тирән дәлилләнгән булуы өстенә бу хезмәтләр үзләренең җанлы стиле һәм публицистик пафосы белән дә укучыны җәлеп итәләр, ә авторның «Китап дөньясына сәяхәт» исемле әсәре исә (1979) китап турында фәнни-популяр жанрда татарча язылган беренче хезмәт итеп бәяләнергә хаклы.

Ә.Кәримуллин – В.И.Ленин исемендәге СССР Дәүләт китапханәсе (Мәскәү) каршындагы докторлык диссертациясе яклау буенча специальләштерелгән совет, СССР Фәннәр академиясе Казан филиалының Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы кандидатлык диссертациясе яклау буенча специальләштергән совет члены, СССР Фәннәр академиясенең Дөнья культурасы тарихы буенча гыйльми советының китапны комплекслап өйрәнү комиссиясе әгъзасы, шулай ук халыкара парламент конфедерациясенең дәүләт сәркәтибе һәм илчесе. Ул «Маркиз Оф Туран» дигән мактаулы исемгә лаек була һәм берничә орден белән бүләкләнә.

Ә.Кәримуллин – филология фәннәре докторы (1978), ТАССРның атказанган сәнгать һәм фән эшлеклесе (1990). Галим 1991 елда татар китабы тарихына һәм биобиблиографиягә караган күпсанлы хезмәтләре өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 1995 елда аңа Татарстанның Кол Гали исемендәге Халыкара бүләге бирелә.

Ул 2000 елда Казанда вафат була.

Ә.Кәримуллин – 1974 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Китап дөньясына сәяхәт: татар басма сүзенең сәхифәләреннән. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 208 б. – 5000 д.
Татарлар: исемебез һәм җисемебез. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 160 б. – 50000 д.
Язмыш, язмыш...: мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 423 б. – 4000 д.
Тел – милләтнең сакчысы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 256 б. – 3000 д.
Без – тарихта эзлебез: мәкаләләр. – Казан: Милли китап, 2000. – 464 б. – 1500 д.
Безнең кардәшлек: мәкаләләр / төз. Р.Корбан. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 335 б. – 2000 д.

* * *
Татарская книга начала ХХ века. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1974. – 320 с. – 3000 экз.
Татарская книга пореформенной России: исследование. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1983. – 320 с. – 2400 экз.
Татары: этнос и этноним. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1988. – 128 с. – 50000 экз.
У истоков татарской книги: от начала возникновения до 60-х годов XIX века. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1992. – 5000 экз.
Татарское государственное издательство и Татарская книга России (1917–1932). – Казань: Татар. кн. изд-во, 1999. – 320 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Фәйзуллин Р. Хәзинәләр хуҗасы // Соц. Татарстан. – 1985. – 30 май.
Фәттах Н. Кулында тылсымлы көзге // Татарстан яшьләре. – 1985. – 1 июнь.
Госманов М. Игелекле хезмәт // Казан утлары. – 1985. – № 8. – 183–186 б.
Рахмани Р. Халкыбызның көрәшче галиме // Казан утлары. – 1995. – № 7. – 149–155 б.
Әхмәтова-Урманче Ф. Фәндә дә, тарихта да үз эзе // Мәдәни җомга. – 2000. – 15 сент.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»