Лев Афанасьевич Кожевников 1947 елның 5 мартында Киров өлкәсе Омутинск шәһәрендә хезмәткәр гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, тынгысыз хезмәт юлы башланып китә: «Прикамская новь» газетасының авыл хуҗалыгы бүлеген җитәкли, «Вечерняя Казань» газетасында корреспондент, Татарстан Мәдәният министрлыгында рус театрлары буенча инспектор вазифасын башкара. Читтән торып укып 1971 елда – Киров педагогия институтын, 1976 елда Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтын, 1982–1983 елларда А.Луначарский исемендәге ГИТИС каршындагы Югары театр курсларын тәмамлый.
Л.Кожевников – бик күп мәкаләләр авторы. Аның «Ваканская», «Анонимка», «Шерше ля фам», «Подлог» пьесалары төрле елларда илнең күп кенә театрларында сәхнәләштерелә, шулай ук республика радиосыннан яңгырый, телевидение аша күрсәтелә. Л.Кожевников драматург буларак Казан дәүләт «Әкият» курчак театры белән уңышлы хезмәттәшлек итә. Дөнья халык иҗатына таянып язылган детектив, фантастик әсәрләре, әкиятләре берничә яшь буынның шигъри күңел ихтыяҗын канәгатьләндереп килә. «Петр I и солдат», «Чемодан фирмы «Ямомото», «Барабашка», «Гуси-лебеди», «Ромаяна», «Щелкунчик», «Дюймовочка», «Морозко», «Жар-птица» һ.б. әсәрләре әнә шундыйлардан. Аның спектакльләре Россия һәм халыкара театр сәнгате фестивальләрендә – Болгариядә, ике тапкыр Германиядә һәм Төркиядә, Франциянең Канн фестивалендә күрсәтелә.
1989–2005 елларда Л.Кожевниковның «Маньяк», «Покушение», «Анонимка», «Смерть прокурора» романнары, «Субару» повесте, «Тень», «Добрый шайтан» пьесалары «Идель» журналында басыла.
Ул – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2000). «Олимпия» тарихи романы 1994 елда Халыкара олимпия комитетының 100 еллыгы уңаеннан үткәрелгән Бөтенроссия әдәби бәйгедә беренче урынга лаек була.
Л.Кожевников – 1986 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Театральный детектив: пьесы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1989. – 176 с. – 5000 экз.
Чемодан фирмы «Ямомото»: детективная история. – Киров: Вятское изд-во, 1992. – 32 с. – 50000 экз.
Улыбка Афродиты. Смерть прокурора: повести. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1993. – 288 с. – 50000 экз.
Славянские языческие боги, духи и нечистая сила: научно-популярное издание. – Казань: Изд-во общества русской культуры, 1994. – 88 с. – 5000 экз.
Олимпия: исторический роман. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2001. – 223 с. – 3000 экз.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Шупегина Е. «Миссис Пайпер» и «Анонимка» // Ленинское знамя (Ростов). – 1984 (?).
Кардивар А. «Анонимка» // Ленинский путь (Кустанай). – 1984 (?).
Дмитриева О. Сказка – ложь, да в ней намек // Сов. Татария. – 1985 (?).
Гареева Т. На сцене сказка // Серовский рабочий (Серов). – 1985 (?).
Премьера в театре кукол // Веч. Казань. – 1986 (?).
Константинов В. Писатель в рядах олимпийцев // Известия Татарстана. – 1994 (?).
Митина О. Олимпийский лауреат // Респ. Татарстан. – 1994 (?).
Иняхин А. Замысел на куриных ножках // Театральная жизнь (Москва). – 1999 (?).
Игламов Р. День вчерашний – день сегодняшний // Театральная жизнь (Москва). – 1999 (?).
Пономарев В. Этот известный неизвестный автор // Вятский вестник (Киров). – 2000 (?).
Фархутдинова Л. «В начале было Слово...» // Идель. – 2002 (?).