|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Ком сәгате (Дилә Нигъмәтуллина)Оскар Усманов көе Алмаз Хәмзин сүзләре Өстәлемдә ком сәгате
Санап ага минем гомерне.
Алдагысы булыр нинди?
Үткәннәре телә бәгырьне.
Ком сәгате, ком сәгате,
Ага гомерләребез.
Ага тормыш мизгелләре,
Кадерләрен белмибез.
Ялан тәпи йөри идек,
Балачакта елга комында.
Дулкын килеп юып китә,
Эз калдырмый йөргән юлында.
Ком сәгате, ком сәгате,
Ага гомерләребез.
Ага тормыш мизгелләре,
Кадерләрен белмибез.
Эз югала — хәтер кала,
Яшьлегеңне кала сагыну.
Йөгереп кайтам шул елларга,
Ниятләрем — кабат төс алу.
Ком сәгате, ком сәгате,
Ага гомерләребез.
Ага тормыш мизгелләре,
Кадерләрен белмибез. |
Иң күп укылган
|