поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КОЛ ШӘРИФ

(?–1552)

Кол Шәриф – Казан ханлыгында дәүләт эшлеклесе, дин башлыгы, шагыйрь. Аның исеме татар халкының бәйсезлеге өчен көрәше тарихына алтын хәрефләр белән язып куелган. Казан ханлыгы тарихында күренекле роль уйнаган шәхес. Ул Казан ханлыгы санламаган Шаһ Галигә 1546 елда кискен каршы чыккан Мансур Сәетнең улы була. Сәет дип, гадәттә, үзенең чыгышын Мөхәммәт пәйгамбәрдән яки шул чордагы изге кешеләрдән алып санаган руханиларны атыйлар. Кол Шәриф яшьтән үк күңеленә иман нуры сеңдереп, әтисенең шифалы йогынтысында тәрбияләнеп үсә. Тиздән ул әхлаклы, тирән белемле, укымышлы булып җитешә һәм аны 1546 елда, әтисе Мансур үлгәннән соң, Казан ханлыгы руханиларының башлыгы, ягъни баш имам итеп билгелиләр. Кол Шәриф Казан ханлыгы халкы өчен әдәп-әхлак үрнәге, белемлелек билгесе булып санала һәм хезмәтендә дә шуны гамәлгә кую өчен тырыша. Үзе яшәгән патшалыкта гына түгел, аны чит мәмләкәтләрдә дә ихтирам иткәннәр. Бу олы ихтирам, хөрмәт гасырлар буена, ничәмә-ничә буыннар алышынса да, халкыбыз күңелендә югалмыйча сакланып килә.

Кол Шәриф үз заманының күренекле дипломаты була. Казан ханлыгы өчен авыр елларда ул үзенең бөтен көче, белеме белән халык мәнфәгате өчен көрәшә. Рус елъязмаларында, мәсәлән, Кол Шәриф Казан белән Мәскәү арасында торган катлаулы дипломатик эшләрендә йогынтылы һәм дәрәҗәле рухани җитәкче буларак телгә алына.

1551 елның 14 августында Россиянең Казан ханлыгына үтеп кереп Тау ягын үзенә кушуы ачыклангач, Корылтайда ул Ватан хакын яклап ялкынлы чыгышлар ясый. Тәхеткә Ядегәр хан утыргач, Кол Шәриф хөкүмәт составына кертелә һәм Казан ханлыгының көндәлек эшләрендә дә актив катнаша башлый. Явыз Иван, 1552 елның 13 августында Зөя шәһәренә килгәч, Казан кешеләренә җибәргән мөрәҗәгатен Кол Шәриф исеменә күндерә.

Кол Шәрифнең үлеме дә чын каһарманнарча була. Ул үз Ватаны мөстәкыйльлеген саклап калу өчен соңгы тамчы канына кадәр көрәшеп һәлак була. Халкыбыз тарихындагы иң авыр көннәрдә – 1552 елның 2 октябрендәге Явыз Иван һөҗүме вакытында – ул, ханлыкның баш имамы, кулына кылыч-калкан алып, иң алдагы рәтләрдә сугыша. Рус гаскәрләренә иң нык һәм иң соңгы каршылык күрсәтүчеләр дә Кол Шәриф җитәкчелегендәге шәкертләр һәм муллалар төркеме була.

Кол Шәрифнең иҗат мирасын барлау эше әле соңгы вакытта гына башланып килә. Шагыйрьнең безнең көннәргә унлап шигыре һәм бер сюжетлы поэмасы – «Кыйссаи Хөбби хуҗа» һәм «Зәфәрнамә-и вилаяте Казан» («Казан вилаятенең җиңүе») язмасы килеп җиткән. Биредәге берничә штрихлы тасвир-сурәт аша да автор шул гаять катлаулы чорның җанлы авазын ишеттерүгә ирешә. «Һичкем дә яманнарның күршесе булмасын» дигән эпиграф ала ул фарсы шигъриятеннән.

Кол Шәриф – суфи шагыйрь. Ул үзенең остазлары итеп урта гасырлар төрки поэзиясендә җуелмас һәм кабатланмас эз калдырган мәшһүр суфи шагыйрьләр Хуҗа Әхмәд Ясәвине (1166 елда вафат) һәм аның шәкерте Сөләйман Бакырганины (1186 елда вафат) саный. Кол Шәрифнең суфи шагыйрь булуын аның дүрт шигыренең «Бакырган китабы»на кертелүе дә раслый. Шагыйрь аларда ваемсызлык, наданлык йокысыннан чыгуны, Алла каршына мәхәббәт белән, гөнаһсыз бару идеяләрен үзәккә куеп яза.

Алар жанрлары буенча газәлләр, ягъни мәхәббәт шигырьләре, ә суфичылык әдәбиятындагы мәхәббәт ул Аллага гашыйклык, күңелне Аллага юнәлтеп яшәүне аңлата. Шагыйрьнең поэма сюжеты да ислам дөньясында билгеле булган дини риваять-легендага барып тоташа.

ТӨП БАСМА КИТАБЫ

И күңел, бу дөньядыр...: газәлләр, кыйсса / төз. һәм кереш сүз авт. Ә.Шәрипов, М.Әхмәтҗанов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 95 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Татар поэзиясе антологиясе. – 1 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 167–170 б.
Бакырган китабы: XII–XVIII йөз төрки-татар шагыйрьләре әсәрләре / текстны әзерләүче, искәрмә һәм кереш сүз авт. Ф.Яхин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 79–82 б.
Кол Шәриф һәм аның заманы = Кул Шариф и его время. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 192 б. (Татар һәм рус телләрендә.)
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»