|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Килә ява бер болыт (Салават Фәтхетдинов)Рәис Ханнанов көе Татар халык сүзләре Тормыш бит ул бер карасаң,
Елмаеп көлгән кебек.
Икенче яктан карасаң,
Шәмнәре сүнгән кебек.
Килә ява, килә ява
Ияләшкән бер болыт.
Очар канатларым булса,
Тормас идем бер минут.
Җил булсам, исәр идем лә,
Гөл булсам, үсәр идем.
Алма булып, алларыңа
Өзелеп төшәр идем.
Килә ява, килә ява
Ияләшкән бер болыт.
Очар канатларым булса,
Тормас идем бер минут.
Абау, Аллам, «уф» та димим —
Уфтана димәсеннәр.
Уфтанырга калган бу, дип
Дошманнар көлмәсеннәр.
Килә ява, килә ява
Ияләшкән бер болыт.
Очар канатларым булса,
Тормас идем бер минут. |
Иң күп укылган
|