|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Керим әле урманнарга (Хәйдәр Бигичев)Рөстәм Яхин көе Гарифҗан Мөхәммәтшин сүзләре Керим әле урманнарга,
Каеннар арасына;
Сөйлим әле моңнарымны
Сандугач баласына.
Керим әле урманнарга,
Урманнар арасына;
Сагышларым адаштырыйм
Каеннар арасында.
Керим әле урманнарга,
Урманның карасына;
Бәлки дәва табалырмын
Йөрәгем ярасына. |
Иң күп укылган
|