|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Кайда сез, яшьлек елларым? (Зөһрә Шәрифуллина)Шамил Тимербулатов көе Роберт Миңнуллин сүзләре
Яшьлегем, яшьлек елларым,
Кайда соң сез, кайда сез?
Эзләсәм дә, таба алмыйм,
Эндәшсәм дә файдасыз.
Эзли-эзли яшьлегемне,
Артыгыздан йөгердем.
Кайда соң сез, унсигезем,
Унтугызым, егермем?
Онытмыйм мин яшьлегемне
Чәчләргә чал керсә дә.
Кайтарыгыз яшьлегемне
Азга гына булса да.
Эзли-эзли яшьлегемне,
Артыгыздан йөгердем.
Кайда соң сез, унсигезем,
Унтугызым, егермем?
Яшьлегем, һич югында син
Ешрак искә төшсәнә.
Яшәреп киткәндәй булам
Яшьлек искә төшкәндә.
Эзли-эзли яшьлегемне,
Артыгыздан йөгердем.
Кайда соң сез, унсигезем,
Унтугызым, егермем? |
Иң күп укылган
|