поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КАВИ ХӘМИТ

(1906–1944)

Ватан сугышына кадәр совет чоры татар әдәбиятында фәнни-популяр, сәнгатьле-документаль жанр әсәрләре белән танылган Хәмит Кави 1906 елны хәзерге Чуашстан Республикасының Козлов районы Әлмән авылында укытучы гаиләсендә туа. 1920–1926 елларны Казанда педагогия техникумында, аннары читтән торып Көнчыгыш педагогия институтының биология факультетында (1926–1931) белем ала. 1926 елдан бирле Казандагы урта мәктәпләрдә, техникумнарда биология һәм география фәннәре укыта.

Х.Кави, бик яшьтән география, геология фәннәре белән кызыксынып, студент чагында һәм укытучылык эше белән шөгыльләнгән елларында ук илнең төрле почмакларына сәяхәтләр ясый, үзенең күргәннәре турында фәнни-популяр характердагы очерклар, маҗаралы хикәя-повестьлар яза. 1929–1939 еллар арасында аның унлап китабы басылып чыга. Шундыйлардан «Кавказ таулары аркылы җәяү» (1930), «Идел буенда йөрү юллары» (1931), «Боз диңгезенә таба» (1932), «Кузбасска сәяхәт» (1934), «Сәяхәт» (1939) исемле китаплары яшүсмерләр һәм мәктәп укучылары арасында популярлык казаналар. Язучы республиканың географик үзенчәлекләре, казылма байлыклары, халыкның көнкүреше, мәдәнияте турында көндәлек матбугатта дистәләгән очеркларын һәм хикәяләрен бастыра.

1941 елның сентябрендә Хәмит Кави фронтка китә һәм Совет Армиясе командиры сыйфатында Идел буеннан көнбатыш чикләргә кадәр сугышчан юл уза. 1944 елның 15 июлендә Украинаның Волынск өлкәсендәге Друженополь дигән авылы тирәсендә барган сугышларның берсендә ул батырларча һәлак була.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Кавказ таулары аркылы җәяү: очерклар. – Казан: Татиздат, 1930.
Боз диңгезенә таба: хикәя-очерк. – Казан: Татиздат, 1932. – 46 б. – 5000 д.
Кузбасска сәяхәт: хикәя. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 139 б. – 4000 д.
Сәяхәт: очерк. – Казан: Татгосиздат, 1939. – 67 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Шакир С. Илгә турылыклы // Сов. Татарстаны. – 1977. – 20 гыйнв.
Хәмит Кави (1906–1944) / төз. С.Шакир. Алар сафта. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 203–204 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»