поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КАСЫЙМОВ НАИЛ

Наил Васыйл улы Касыймов 1955 елның 18 августында Татарстан Республикасының Арча районы Ашытбаш авылында туа. 1970 елда Ашытбаш сигезьеллык мәктәбен һәм 1972 елда күршедәге Тукай-Кырлай урта мәктәбен тәмамлый. 1972–1977 елларда Казан төзүче-инженерлар институтында белем ала. 1992 елга кадәр төрле төзелеш һәм сәүдә оешмаларында өлкән инженер, директор булып эшли. 1992–1997 елларда ул Татарстан дәүләт телестудиясендә редактор, өлкән редактор хезмәтендә. 1997–1999 елларда Казан шәһәр хакимиятенең Мәдәният идарәсендә идарә башлыгының беренче урынбасары булып эшли. 1999 елдан хакимиятнең Юллар төзү идарәсендә идарә башлыгы урынбасары вазифаларын башкара.

Н.Касыймов мәктәптә укыганда ук шигырь язу белән мавыга. Кайбер шигырьләре шул вакытта «Ялкын» журналында, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында басылып чыга. Кайда гына яшәсә дә, нинди генә эштә эшләсә дә, аның шигърияткә мәхәббәте сүрелми.

Татар поэзиясендә Н.Касыймов җырчы шагыйрь буларак танылу ала. Татарстан һәм Башкортстан композиторлары тарафыннан шагыйрьнең йөзгә якын шигыренә көй языла. Аларның байтагы, халык арасында киң таралып, үзешчән һәм профессиональ җырчыларның озак еллар буе даими башкарылып килгән тотрыклы репертуарын тәшкил итә: «Ак яулыклы әнием», «Соңлама», «Кайтуыңны сагынырмын», «Авылым тавышлары», «Гүзәл җирем» (Л.Батыр-Болгари көе), «Туй күлмәге», «Кулъяулыгың», «Соңгы звонок» (Р.Ахиярова көе), «Тыңлар идем тавышыңны», «Хәтерлисең микән ул төнне» (Р.Кәлимуллин көе), «Су буенда учак яна», «Оныттыр» (З.Хәйретдинов көе) һ.б.

Аның җырлары «Яраткан җырлар» жыентыгына һәм башка җыр китапларына даими рәвештә урнаштырылып килә. 1996 елда исә шагыйрьнең күп кенә җырларын эченә алган «Күңелем каршында тезләнде» исемле китабы басылып чыга.

Н.Касыймов – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Су буенда учак яна: җырлар. – Казан: Хосусый матбага, 1993. – 64 б. – 50000 д.
Күңелем каршында тезләнде: җырлар. – Чаллы: Декор, 1996. – 64 б. – 40000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гыйззәтуллин Р. Җырлы җан // Соц. Татарстан. – 1989. – 2 апр.
Юзеев И. Һәр кеше үзенчә ярата // Татарстан яшьләре. – 1989. – 18 нояб.
Газизов Р. «Мин авылның адашкан бер баласы...» // Юлдаш. – 1994. – Июнь.
Зәйнашева Г. Балкы, учак яктысы! // Ватаным Татарстан. – 1994. – 10 авг.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»