|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
КАШГАРИ МӘХМҮД
Мәхмүд Кашгаринын «Диване лөгатет-терк» әсәре
Борынгы төркиләрнен культурасын, шул исәптән фолклорын һәм әдәбиятын өйрәнү өчен әһәмиятле чыганак булып "Диване лөгатет-төрк» әсәре тора. Бу хезмә төркиләрнең үз арасыннан чыккан филолог М. Кашгари тарафыннан гарәп телендә XI гасырның 70 нче елларында төзелгән булса кирәк. Авторның тулы исеме — Мәхмүд бине Хөсәен бине Мөхәммәд. Китабында томанлы гына хәбәр итүенә караганда, ул Барсхан шәһәрендә туган булса кирәк. Бу очракта аның ни өчен Кашгари нисбәтен алуы бөтенләй аңлашылмый кала. Монда бары тик «Диване лөгатет-төрк» авторы Көнчыгыш Төркестандагы Кашгар шәһәреннән чыккан караханиларның якын кешесе яки шул ук караханиларның төрки аксөякләреннән берсе булгандыр дип фараз кылырга мөмкин. М. Кашгариның үзе һәм әлеге хезмәтне язарга ничек алынуы турындагы сүзләре бик әһәмиятле. Ул үзенең иң оста телле төрк булуын, барысыннан да матуррак сөйләүче, барысыннан да яхшырак аңлаучы, ә нәселенең иң алдынгы, иң сугышчан нәсел булуын әйтеп китә. «Мин барлык кабиләләрне, авылларны һәм далаларны йөреп чыктым, төркләрнең, төрекмәннәрнең, угызларның, чигилләрнең, ягма һәм кыргызларның җирле сөйләшләрен җентекләп өйрәндем һәм үзләштердем. Бу өлкәдә мин шундый уңышка ирештем ки, һәр кабиләнең җирле сөйләшен бик яхшы үзләштердем. Озак өйрәнгәннән соң мин үземнең шушы сүзлегемне төзедем һәм аны «Диване лөгатет-төрк» («Төрки телләр җыентыгы») дип атадым»,— ди. Автор турында мәгълүматлар бөтенләй диярлек сакланмаган. Ул гарәп телен бик яхшы өйрәнгән, үзенең хезмәтен шул телдә язган; автор үз хезмәтен гарәп хәлифәсе Мөгътәди Биллаһка (1075—1094) багышлаган яки бүләк иткән булса кирәк. Андый сүзлекләр өчен гадәти булган лексика белән беррәттән автор үз китабына халык авыз иҗаты һәм язма поэзия үрнәкләрен дә: мәкальләрне, әйтемнәрне, йола җырларын, лирик җырларны, эпик эчтәлекле поэзия үрнәкләрен, төрки кабиләләрнең җырларыннан аерым строфаларны һәм берничә строфадан торган озынрак өлешләрне дә керткән. М. Кашгари сүзләре безнең көннәргә каһарман эпос фрагментларын да китереп җиткергән; алар буенча борынгы төркиләрнең бер өлеше ислам кабул итүгә бәйле дини аерымлыкларны күз алдына китерергә дә мөмкин.
Моңарчы борынгы төркиләрдәге сәнгатьле сүзнең башлангычы итеп Баласагуни әсәре — «Котадгу белег»не санау кабул ителгән иде, әмма, күргәнебезчә, Баласагуниның замандашы Кашгари үзенең «Диван»ына аннан күп еллар элек иҗат ителгән поэзияне дә керткән. Димәк, борынгы төркиләрдә нәфис әдәбиятның формалашуы Баласагуни әсәре барлыкка килүдән элегрәк булган. Аннары «Котадгу белег» кебек камил поэманың бай әдәби традиция булмаган җирлектә, икенче төрле әйкәндә, буш җирдә барлыкка килүен күз алдына китерүе дә кыен. Баласагуниның дидактик поэмасыннан элек Кашгари «Диван»ындагы фәлсәфи дүртьюллыклар, үгет-нәсихәт характерындагы хикмәтле сүзләр һәм образлы әйтемнәр барлыкка килгән.
©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 1нче том.
|
|