поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КАШАПОВ-ҮЗИЛЕ ГАЗИЗ

(1942–1991)

Газиз Кашапов-Үзиле (Газизҗан Салих улы Кашапов) 1942 елның 21 августында Татарстанның Аксубай районы Яңа Үзи авылында туа. Кечкенәдән әти-әнисез калып (әтисе Бөек Ватан сугышы чорында Польшаны азат итү сугышларында һәлак була), Газиз әбисе тәрбиясендә үсә. 1957 елда – туган авылының җидееллык мәктәбен, ә 1960 елда Иске Ибрай авылы урта мәктәбен тәмамлагач, ул ике ел колхозда бухгалтер ярдәмчесе, аннары тракторчы һәм клуб мөдире булып эшли. 1962 елның көзендә Совет Армиясенә алынып, хәрби училищеда укый, аннары гаскәри берәмлекләрнең берсендә офицер-механик булып хезмәт итә. 1969 елда егерме җиде яшьлек офицерга «дөнья жандармы» булырга омтылган совет җитәкчелегенең гаделсез шаһиты һәм корбаны булырга туры килә – совет гаскәрләре сафында Чехословакиядәге «контрреволюцион фетнә»не бастырган чакта алган каты җәрәхәтләрдән сәламәтлеген югалтып, 1971 елның февралендә отставкага чыга.

1973 елда Г.Кашапов Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга керә, бер үк вакытта, 1974–1982 еллар арасында, Татарстан китап нәшриятында кадрлар бүлеге мөдире, Әлмәт шәһәрендә чыга торган «Хезмәт байрагы» газетасы һәм КамАЗ радиотапшырулар редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасының Түбән Кама, Алабуга, Мамадыш, Тукай районнарындагы үзхәбәрчесе һәм язучыларның Чаллы оешмасында пропаганда бүлеге хезмәткәре һәм ахырда оешманың җитәкчесе булып эшли.

Газиз Кашапов әдәби иҗат эшен шигырьләр һәм хикәяләр язудан башлый. Аның «Әти йолдызы» исемле беренче хикәясе 1974 елда «Ялкын» журналында басылып чыга. Ләкин аны өметле яшь прозаик итеп таныткан беренче әсәр – 1976 елны «Казан утлары»ның җиденче санында дөнья күргән «Сәмум җиле» повесте. Хәрби темага багышланган, гаскәри кешеләрнең авыр хезмәтен, хәтәр хәлләрдәге кыюлык-тапкырлыкларын реаль тормыш вакыйгалары эчендә ышандырырлык итеп тасвирлаган бу әсәр әдәби җәмәгатьчелек һәм укучыларның уңай бәясенә лаек була. Яшь авторның шул ук хәрби тормыш белән бәйле вакыйгаларны үз эченә алган «Солдат иртә ир була» (1982), «Гомернең утлы өлеше» (1985) исемле повестьлары да укучылар тарафыннан уңай бәяләнә.

Яңа сәнәгать үзәге Чаллыда төпләнеп яшәү, Чулман төбәген танымаслык итеп үзгәрткән, сөенечле дә, көенечле дә булган зур төзелешләрнең шаһиты булу Г.Кашаповны «Җир җылысы» (1982), «Язмышыңа ышан» (1985), «Вөҗдан хәтере» (1989), «Гыйфрит» (1990) кебек күләмле повесть һәм романнар иҗат итәргә рухландыра. Гомеренең соңгы елларында ул үзенең мәшһүр якташы Хәсән Туфан турында документаль романын («Киек Каз Юлы») төгәлләргә ашкынып яши, әмма рәхимсез үлем әле илле яшен дә тутырып өлгермәгән талантлы каләм иясен 1991 елның 30 августында якты дөньядан алып китә.

Г.Кашапов-Үзиле – 1983 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сәмум җиле: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 64 б. – 15000 д.
Еллар тыныч иде: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 168 б. – 15000 д.
Гомернең утлы өлеше: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 144 б. – 10200 д.
Язмышыңа ышан: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 245 б. – 15000 д.
Вөҗдан хәтере: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 272 б. – 30000 д.
Киек Каз Юлы: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 352 б. – 6000 д.
Мәхәббәт сүрәләре: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 191 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әпсәләмов Г. Икенче ачык хат // Соц. Татарстан. – 1976. – 22 авг.
Исмәгыйлева Р. Сәмум кичкән геройлар // Казан утлары. – 1977. – № 11. – 178 б.
Зарипов Х. Гади һәм табигый // Соц. Татарстан. – 1982. – 21 март.
Шәрипов Ә. Җир җылысын тоеп // Соц. Татарстан. – 1983. – 22 май.
Сөнгатуллин Р. Уйландыра, тәэсир итә // Казан утлары. – 1985. – № 10. – 173–179 б.
Сафин М. Киек Каз Юлына карап // Аргамак. – 1998. – № 9–10. – 106–108 б.
Сафин Ф. Ул үзенең туры юлын абайлады, сүзенең югарылыгын аңлады // Шәһри Чаллы. – 2002. – 23 авг.
Нәҗмиев Т. Иҗатка ул бөтен көчен бирде // Шәһри Казан. – 2002. – 27 сент.

* * *
Галиева С. Юбилей Газиза Кашапова // Молодежь Татарстана. – 2003. – 18 янв.

 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»