|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Картаямыни соң йөрәк?.. (Әлфия Афзалова)Сафьян Ибраһимов көе Гата Нуруллин сүзләре
Әкрен генә, сиздермичә
Яшьлек гомерем үтә.
Күңелем һич тә картаймый,
Һаман да нидер көтә.
Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да.
Үтте яшьлек-җүләрлек, дип,
Җырларда җырланса да.
Нигә соң болай үземне
Канатлыдай хис итәм?!
Әллә яшьлегем кичләре
Әйләнеп кайтты микән?
Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да.
Үтте яшьлек-җүләрлек, дип,
Җырларда җырланса да.
Мәхәббәт яшьләрдә, диләр,
Була ул һәркемдә дә.
Мәхәббәтсез яшәп булмый
Олгайган көннәрдә дә.
Картаямыни соң йөрәк,
Маңгайлар сырланса да.
Үтте яшьлек-җүләрлек, дип,
Җырларда җырланса да. |
Иң күп укылган
|