(1886–1920)
Чистай өязе Күлбай Мораса авылында дөньяга килә. Җаек (Уральск) мәдрәсәсендә укый.
1907 елда И.Кудашев-Ашказарский труппасында (соңрак «Сәйяр» труппасы) эшли башлый һәм тиздән аның җитәкчесе, режиссеры, төп артистларыннан берсенә әверелә. Г.Кариев — татар театрына нигез салучыларның берсе. Ул татар сәхнәсендә көнкүреш реализмын барлыкка китергән, татар актерының психологик реализмга корылган мәктәбен тудырган олпат шәхес.
Г.Кариев — милли театр сәнгатенең якты йолдызы. «Габдулла Кариев — татар мәдәнияте тарихында аерым сәхифә ачтырган беренче дәвердәге татар театрының бердәнбер юлбашчысы. Татар театрына беренче буларак сима (форма) бирү, татар театрын беренче буларак дөрес итеп иҗатлау, татар театрын халык рухына якынлаштыру, татар театрын гомумиләштерү эшләрен үтәүче, шөбһәсез, Габдулла Кариев», — дип яза К.Тинчурин. (Г.Кариев турында истәлекләр. Казан, 1967, 5 б.)
Кариев тормышчан, чын мәгънәдә реалист артист була.
Аның уйнаган рольләре: Хәмзә бай — «Беренче театр», Сираҗетдин — «Банкрот», Кәрим бай — «Бәхетсез егет», Әхмәтҗан — «Безнең шәһәрнең серләре», Әхмәтҗан — «Бүләк өчен» (Г.Камал), Бәдри — «Галиябану» (М.Фәйзи), Юныс Хаҗи — «Хаҗи әфәнде өйләнә» (Ш.Камал), Миллер — «Мәкер вә мәхәббәт» (Ф.Шиллер), Дудукин — «Гаепсездән гаеплеләр», Жадов — «Төшемле урын» (А.Островский), Подколесин — «Өйләнү», Городничий — «Ревизор (Н.Гоголь), Надир шаһ — «Надир шаһ» (Н.Нариманов), Сафый — «Тигезсезләр» (Ф.Әмирхан), Свингали — «Трильби» (Ге), Лопахин — «Чия бакчасы» (А.Чехов), Бессеменов — «Мещаннар» (М.Горький), Хәсән — «Әлмансур» (Һ.Һейне) һ.б.