|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Кара болыт (Иркә)Аккошлар юлыннан килә
Яшенле кара болыт
Йөрәктә мәхәббәт әрни
Төзәлмәс яра булып.
Кара болыт, кара болыт,
Минем арттан агылма.
Каударланып йөрәгемнең
Ярасына кагылма.
Карадым кара болытка
Күзләрем каралсын дип
Җилләргә әйттем өздем дә
Болытлар таралсын дип.
Кара болыт, кара болыт,
Минем арттан агылма.
Каударланып йөрәгемнең
Ярасына кагылма. |
Иң күп укылган
|