поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

КАНДАЛЫЙ ГАБДЕЛҖӘББАР

(1797–1860)

XIX йөз татар шигъриятенең күренекле вәкиле Габделҗәббар Габделмәҗит улы Кандалый Самара губернасының Ставрополь өязе (хәзерге Ульянов өлкәсенең Иске Майна районы) Иске Кандал (хәзер Иртуган) авылында мулла гаиләсендә туа. Кайбер мәгълүматларга караганда, Кандалыйлар нәселе элек Каракитә авылында (Татарстанның Чүпрәле районы) яшәгән булган, Иске Кандалга шагыйрьнең ерак бабаларыннан берсе килеп урнашкан. Әтисе Габделмәҗитнең гадәти генә авыл мулласы булмыйча, шактый белемле, китап-әсәрләр язучы галим кеше икәнлеге мәгълүм.

Башлангыч белемне Габделҗәббар үз әтисеннән ала. Белемгә һәвәсе күренеп торган сәләтле улын Габделмәҗит хәзрәт тагын да ышанычлы кулга тапшырырга уйлаган булса кирәк, шуңа күрә Габделҗәббар мәдрәсәдән мәдрәсәгә күчеп йөргән; иң элек Чистай якларындагы Мораса, аннары Кизләү, Күркәле, Кышкар, Шонталы, Оры мәдрәсәләре...

Кызу холыклы, туры сүзле, ачы телле, үзе хакында югары фикердә торган, иң мөһиме, үз иреген югары бәяләгән егет, күрәсең, мәдрәсәдәге иптәшләре белән еш кына төрткәләшеп яшәгән, хәлфәләре белән дә көтелмәгән низагларга кергәләгән. Һәрхәлдә, шагыйрьнең мәдрәсә тәртипләре, кара муллалар хакындагы сатирик шигырьләреннән, әче телле эпиграммаларыннан шундыйрак мәгънә аңларга була. Бер мәдрәсәне ул үзе кул селтәп ташлап китсә, икенчесеннән аның үзен сөргәннәр шикелле. Шулай да егет үзенең тырышлыгы, сәләтлелеге аркасында мәдрәсә белемнәрен һәм бигрәк тә гарәп һәм фарсы телләрен, классик төрки язма телне нык үзләштерүгә ирешә. Өстәвенә, үзлегеннән укып, рус, чуаш, мордва телләрен дә аңлашырлык дәрәҗәдә өйрәнә. Кечкенәдән үк көчле рухлы, тынгысыз табигатьле, шигъри сәләткә ия Габделҗәббар заманының киң карашлы, тирән белемле кешесе булып җитешә. 1824 елны ул туган авылына кайтып мулла була. Үзен бәйсез тотучы, туры сүзле яшь хәзрәт бик күпләргә, бигрәк тә фанатик руханиларга ошап җитми. Шуның аркасында аңа шактый гына кыенлыклар, эзәрлекләүләр кичерергә туры килә, ул ике ел төрмәдә дә утырып чыга.

Кандалый – сөйләм телендә халыкның реаль тормышын чагылдырып шигырь-поэмалар язучы шагыйрьләрдән беренчесе. Ул Алла гыйшкына яки фәрештә-хурларга түгел, җир кызларына мәдхия җырлый. Әсәрләренә бөтен каршылыклары белән тормыш чынлыгы үтеп керә. Үзе исән чагында шигырьләре язма килеш кулдан-кулга йөри.

Шигъри таланты, әсәрләренең гүзәллеге, теленең халыкчанлыгы, уй-хисләренең тирәнлеге белән Габделҗәббар Кандалый татар әдәбияты тарихында күренекле урын тота. Соңыннан үсеп китәчәк яңа заман әдәбиятының бик күп төп сыйфатлары башлап аның иҗатында ярала. Ул татар поэзиясендә мәгърифәтчелек идеяләрен яңа баскычка күтәргән шагыйрьләрнең берсе була.

Шагыйрь 1860 елда 63 яшендә вафат була. Аның кабере Иртуган авылы зиратында.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Габделҗәббар Кандалый шигырьләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 186 б.
Шигырьләр һәм поэмалар / төз. М.Госманов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 558 б. – 15000 д.
Сахибҗәмал: шигырьләр, поэмалар / төз. Я.Абдулкадыйрова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 128 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Вәлиди Җ. Татар әдәбиятының барышы // Оренбург. – 1912. – 93–98 б.
Бәхтиев И. Шагыйрь Габделҗәббар Кандалый турында // Яңалиф. – 1929. – № 13. – 13–14 б.
Гайнуллин М. Татар әдәбияты. XIX йөз. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 64–74 б.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»