поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ИШМОРАТОВА РӘИСӘ

(1917–1997)

Язучы-прозаик һәм драматург Рәисә Гыйниятулла кызы Ишморатова (Чебдарова) 1917 елның 20 июлендә Чистай шәһәрендә хезмәткәр-тегермәнче гаиләсендә туа. Җидееллык мәктәп һәм Чистай шәһәрендәге рабфакны тәмамлагач, бераз вакыт Арча районы (хәзерге Биектау) Коркачык авылы тегермәнендә әтисе янында эшли, аннары, Казан Тегермәннәр тресты рекомендациясе белән, Мәскәү азык-төлек институты каршындагы берьеллык курсларга укырга җибәрелә. 1937 елда курсларны тәмамлап кайткач, Казан Тегермәннәр трестында лаборант булып эшли.

Ватан сугышы башлангач, Р.Ишморатова Арчага әти-әниләре янына кайта һәм шул ук елны ачылган эвакгоспитальдә сестра-хозяйка булып эшли башлый. 1942 елда аны Эчке эшләр халык комиссариаты (НКВД) системасына эшкә тартып, 1943 елда фронт якларына оператив эшкә җибәрәләр. Ул 1946 елга кадәр Украинаның Винница шәһәрендә оператив эшләрдә эшли. Казанга кайткач та, 1946 елның сентябреннән 1948 елга хәтле, Дәүләт куркынычсызлыгы Комитетында эшләвен дәвам итерә. 1952 елдан башлап Р.Ишморатова әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Р.Ишморатова үзенең беренче пьесасын 1952 елда яза. «Бай кияү» исемле кечкенә формадагы бу беренче тәҗрибә драматургларда һәм сәхнә әһелләрендә шактый кызыксыну уята: шул еллардагы һәвәскәр коллективлар гына түгел, Әлмәттәге профессиональ театр да аны үз сәхнәсенә менгерә. Яшь драматургның шуннан соң иҗат ителгән «Директор хатыны» (1953), «Омтылыш» (1953), «Куркыныч авыру» (1954), «Фирая» (1956), «Өйрәнелгән гадәт буенча» (1958) кебек кече күләмле (бер яки ике пәрдәле) пьесалары да Татарстан һәм Башкортстанның һәвәскәр драма түгәрәкләрендә яратып уйнала.

1955 елда студент яшьләр (медиклар) тормышына багышланган дүрт пәрдәле «Тормыш юлында» драмасы язучының иҗаттагы мөмкинлекләрен тагын да ачыграк күрсәтә. Драма Татарстанның Республика күчмә театры (хәзерге К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры) сәхнәсендә уңыш белән бара, аннары башкорт, чуаш, мари театрлары репертуарларына кертелә. 1965 елда Минзәлә театрында «Әйтер идем йөрәк серемне» исемле комедиясе куелып, берничә ел уңышлы уйналып килә. 1969 елны Республика күчмә театры драматургның «Яшьлек канат җәйгәндә» исемле пьесасын сәхнәләштерә.

Р.Ишморатованы укучыларына аеруча таныткан әсәре «Милиция лейтенанты» (1972) һәм «Язмышлар» (1978) исемле ике кисәктән торган повесте булуы. Яшь укучыларга адресланган бу әсәр детектив жанрга карый, ул яшьләр арасындагы җинаятьчелек күренешләренә каршы көрәшне күрсәтүгә багышлана.

Язучының шәхси тормыш тәҗрибәсенә нигезләнеп язган тагын бер әсәре – «Рәйханә» повесте (1983). Әлеге әсәрдә аның сугыш елларында госпитальдә эшләгәндә күргән һәм кичергәннәре тасвирлана.

Аның барлык әсәрләрендә дә диярлек төп тема буларак яшьләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләр, гаиләдә бала тәрбиясе мәсьәләләре чагылдырыла.

Ул очерк һәм хикәя жанрларында да актив иҗат итә. Р.Ишморатова 1987 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә лаек була.
Ул 1997 елның 6 июнендә Казанда вафат була.

Р.Ишморатова – 1977 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тормыш юлында: пьесалар. – Казан: Таткнигоиздат, 1956. – 190 б. – 4000 д.
Яшьлек канат җәйгәндә: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971. – 303 б. – 6000 д.
Милиция лейтенанты: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 208 б. – 15000 д.
Чәчәкләр: повесть, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 125 б. – 15000 д.
Рәйханә: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 111 б. – 15000 д.
Яшьлегем-гөлбакчам: повестьлар, хикәяләр / кереш сүз авт. Ф.Мусин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 384 б. – 10700 д.
Тормыш дәвам итә: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 224 б. – 15000 д.

* * *
Лейтенант милиции: повесть / пер. с татар. В.Мустафина. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – 144 с. – 30000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хәбибуллин Ф. «Әйтер идем йөрәк серемне» // Соц.Татарстан. – 1964. – 31 дек.
Ихсанова Л. Әйтер сүзе бар // Соц. Татарстан. – 1977. – 19 июнь.
Ихсанова Л. Матур язмыш // Казан утлары. – 1997. – № 7. – 181–184 б.
Ихсанова Л. Сагышлы көннәр // Мәдәни җомга. – 1997. – 25 июль.
Тимбикова К. И газиз гомер! // Сөембикә. – 1997. – № 7. – 16–19 б.

* * *
Зайнашева Г. Наш друг Раиса // Сов.Татария. – 1967. – 26 окт.
Зубаирова Д. В творчестве – ее жизнь // Сов.Татария. – 1977. – 19 июня.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»