|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
ИЛЬЯС РАХМАН
(1908-1943)
Рахман Ильяс (Габдрахман Вәкил улы Ильясов) 1908 елның 15 мартында элекке Казан губернасы Зөя өязе (хәзерге Татарстанның Апас районы) Карамалар авылында туа. Аның әтисе Вәкил абзый, социаль чыгышы белән крестьян булса да, бөтен аңлы гомерен диярлек Грозный нефть промыселларында эшләп уздыра. 1919 елның җәендә ул үзенең гаиләсен дә шунда алып китә. Яшүсмер Габдрахман Грозныйда гомуми белем алуын дәвам иттерә, 1924 елдан нефть промыселында слесарь өйрәнчеге булып эшли башлый, ә 1925— !927 елларда ФЗӨ мәктәбендә укый. Аны тәмамлагач, янәдән әүвәлге эшендә эшли. 1929 елда аны Грозныйдагы Шәрекъ халыклары клубы идарәсенә председатель итеп билгелиләр, аннары ул ВЛКСМның район комитетында халык мәгарифе һәм көнкүреше бүлеге мөдире хезмәтендә була. 1929 елда Коммунистлар партиясенә член итеп алына.
1931 елда Р. Ильяс Казанга килә һәм Татар коммунистлар университет тына (ТКУ) укырга керә. Ел ярым укыгач, яңадан Грозныйга кайта һәй 1933 елга кадәр нефтьчеләр өчен чыга торган күп тиражлы газета редакциясендә эшли. 1933 елдан башлап Р. Ильяс—Казандагы газета редакцияләрендә, Татарстан радиокомитетында әдәби хезмәткәр, редактор, Татарстан? Язучылар союзы идарәсендә әдәби консультант, аннары Татглавлит вәкиле булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлануга, ул үзе теләп фронтка китә һәм рота командиры сыйфатында Украинада барган каты сугышларда катнаша. Харьков тирәсендәге шундый сугышларның берсендә, 1943 елның. 23 августында, ул батырларча һәлак була. Совет хөкүмәте аны, үлгәннән соң, Сугышчан Кызыл Байрак ордены белән бүләкли.
Рахман Ильяс әдәбият мәйданына утызынчы елларның башында нефтьчеләр һәм тау халыклары тормышыннан алып язылган хикәяләре беләш килеп керә («Кем гаепле?», 1930; «Шәрифҗамал», 1932; «Таулар арасында» 1933; «Чыныгу», 1933 һ. б.). Нефть промыселларында социалистик хезмәт һәм корткычлыкка каршы көрәш темаларын яктырткан «Горизонт» (1933— 1934) повесте язучының иҗатында аеруча күренекле урын тота. Әсәрдә эшчеләр тормышы реалистик вакыйгалар һәм индивидуальләштерелгән үзенчәлекле образлар аша шактый киң һәм сәнгатьчә ышандырырлык итеп ачыла. Әдипнең шушы ук нефть промышленносте темасына багышланган берничә сәхнә әсәре дә бар. «Фонтан» (1939), «Танышлар» исемле драмаларында автор производствода эшләүче иске интеллигенция арасындагы сыйнфый дифференциация процессын күрсәтә, ә «Таулар тетри» (1941) пьесасында Грозный нефтьчеләренең гражданнар сугышында катнашуын сурәтли.
Рахман Ильяс 1938 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)
|
|