поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ИЛЯЛОВ РӘМЗИ

Рәмзи Ибраһим улы Илялов 1923 елның 13 декабрендә Башкортстанның Баймак районы Темәс бистәсендә хезмәткәр гаиләсендә туа. 1940 елның декабрендә Яңавыл урта мәктәбен тәмамлагач, Ташкент укчы-бомбардировщик авиамәктәбенә укырга китә һәм 1942 елның 22 апрелендә авиазвено составында самолет штурманы итеп Көнбатыш фронтка җибәрелә. 18 хәрби очыш ясаганнан соң, төнге бомбардировка вакытында Смоленск өлкәсендә бәреп төшерелә. Контузия алганнан соң, ул авиациядән мотоукчылар бригадасына күчерелә. 1942 елда автоматчылар төркеме составында һөҗүм вакытында дошман уты астына эләгә һәм каты яралана. Егерме кешедән өч кенә кеше исән кала.

Демобилизацияләнгәннән соң Уфа НКВД район бүлегендә участок милиционеры булып эшли. Соңрак милиция хезмәтендәге эшчәнлеге «Наган остается в кобуре» (1979), «Детектив вторгается...» әдәби-документаль повестьларында чагыла.

1947 елда Р.Илялов экстерн тәртибендә Казан дәүләт педагогия институтының тарих факультетын, ә 1949 елда СССРның Тышкы эшләр министрлыгы Югары дипломатия мәктәбенең көнбатыш илләре факультетын тәмамлый.

1949–1968 елларда Р.Илялов Мәскәү шәһәрендә яши һәм «Учительская газета», «Советский спорт», «Советская торговля», «Советский патриот» газеталарында корреспондент булып эшли һәм үзенең очерк, хикәя, тәнкыйди һәм башка төрдәге мәкаләләрен бастыра.

Р.Иляловның әдәби эшчәнлеге 1950 елның 1 июнендә «Учительская газета»да «Сад над Волгой» очеркы дөнья күргәннән соң башлана.

1968 елда Рәмзи Илялов совет гаскәрләренең Чехословакияне оккупацияләүләренә кискен каршы чыга, шуның өчен коммунистлар партиясеннән чыгарыла, журналистика өлкәсеннән читләштерелә (Эхо веков, 1996, № 1–2,) һәм 21 елдан соң гына кабат партиягә алына.

Шуннан соң ул язучылык эше белән шөгыльләнә башлый. 1977–1991 елларда очучылар, милиция хезмәткәрләре, бокс буенча Россиянең беренче чемпионы, атлар турында биш әдәби-документаль повесть язып бастыра.

Аның «Батыр уходит в легенду» повесте Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте (1986) бәйгесендә I дәрәҗә дипломга лаек була, ә «Детектив вторгается» китабы (Татарстанда рус прозасы) «Ел китабы – 91» бәйгесендә иң күп укылучы китаплар исемлегенә кертелә.

Инвалидлык буенча лаеклы ялга чыкса да, Р.Илялов иҗат белән шөгыльләнүен дәвам итә, «Татарстан», «Эхо веков» журналларында аның тәнкыйть мәкаләләре һәм кыска хикәяләре басыла.

Р.Илялов – 2000 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сокол не прячется в стае: докум. повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1977. – 168 с. – 15000 экз.
Наган остается в кобуре: милицейские будни. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1979. – 136 с. – 15000 экз.
Джигит рождается в седле: докум. повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – 190 с. – 15000 экз.
Батыр уходит в легенду: докум. повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1984. – 187 с. – 15000 экз.
Детектив вторгается: докум. повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 222 с. – 30000 экз.
Батыр уходит в легенду: докум. повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – 159 с. – 2000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Морозова Т. Мужество инакомыслия // Татарстан. – 1991. – № 4. – С. 73–80.
Пискарев В. Виноват я перед своим народом или нет? // Эхо веков. – 1995. – № 5. – С. 203–208.
Пискарев В. Илялов против «танковой политики» // Эхо веков. – 1996. – № 1–2. – С. 186–187.
Шарафутдинов Д. В ладу с совестью // Эхо веков. – 1997. – № 3–4. – С. 5.
Султанбеков Б. Общественно-политическая и культурная жизнь республики: В учебном пособии для общеобразовательных учебных заведений // Б.Султанбеков. История Татарстана. ХХ век. 1917–1995 гг. – IV часть. – Казань: Хэтер, 1998. – С. 351–352; 358–359.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»