(1902–1984)
Оренбург шәһәрендә туа.
1915 елдан Оренбургтагы «Ширкәт» труппасында эшли башлый. 1916 елда «Сәйяр» труппасына күчә. 1918–1923 елларда Ильская Ташкентта, фронтта театр бригадасында, Ташкент татар театрында эшли.
1924 елның көзеннән Казанда Татар академия театрында эшли башлый. Ф.Ильская театр сәхнәсендә С.Гыйззәтуллина-Волжская башлаган романтик традицияләрне дәвам иттерә, ул юнәлешне алга таба үстерә. Зур шөһрәт казанган атаклы актриса. Ул уйнаган туташлар һәм яшь ханымнар, нигездә төп рольләр булып, романтик пафослы булулары белән аерылып торалар. Алга таба өлкәннәрне уйный башлый.
Аның рольләре: Рокыя — «Тигезсезләр» (Ф.Әмирхан), Сәлимә — «Әлмансур» (Һ.Һейне), Трильби — «Трильби» (Ге), Зөһрә — «Таһир-Зөһрә» (Ф.Бурнаш), Леди Мильфорт — «Мәкер вә мәхәббәт» (Ф.Шиллер), Факиһә — «Беренче театр» (Г.Камал), Айсылу — «Миркәй белән Айсылу» (Н.Исәнбәт), Дилбәр — «Җилкәнсезләр» (К.Тинчурин), Диана — «Печән өстендәге эт» (Лопе де Вега), Беатриче — «Ике хуҗаның хезмәтчесе» (К.Гольдони), Джульетта — «Ромео һәм Джульетта», Корделия — «Король Лир» (В.Шекспир), Катерина — «Яшенле яңгыр», Чебоксарова — «Котырган акчалар» (А.Островский), Таня — «Таня» (А.Арбузов), Сюзанна — «Фигароның өйләнүе» (П.Бомарше), Фатыйма — «Тормыш җыры» (М.Әмир), Гөләндәм — «Чын мәхәббәт», Тутакай — «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт), Ибаррури –«Салют, Испания!» (А.Афиногенов), Эльмира — «Тартюф» (Мольер), Кончитта — «Бәйрәм кичендә» (Эд. де Филиппо), Фатыйма — «Фатыйма Сабри» (С.Җамал) һ.б.
РСФСРның хал. арт. — 1967 ел.