поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ИКСАНОВА ИЛСӨЯР

Илсөяр Иксанова (Илсөяр Вазыйх кызы Гарипова) 1966 елның 7 февралендә Татарстан Республикасының Лаеш районы Татар Сараланы авылында дөньяга килә. Зыялы, тигез-тату гаиләдә төпчек бала булып үсә.

Илсөяр башлангыч сыйныфларда укыганда ук шигырьләр яза башлый. Беренче шигъри тәҗрибәләре төбәк газетасы «Кама ягы» битләрендә басыла, соңга таба яшь, өметле автор буларак «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») һәм «Татарстан яшьләре» газеталары белән даими элемтәдә тора, «Татарстан яшьләре» газетасы оештырган әдәби конкурсларда катнаша, җиңүче булып та таныла.

1983 елда И.Иксанова Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга килә. Студент елларында университетның М.Мәһдиев җитәкләгән «Әллүки» әдәби түгәрәгенә актив йөри, иҗат эше белән җитди шөгыльләнә, шигырьләре көндәлек матбугат битләрендә еш күренә. 1988 елда университетны уңышлы тәмамлагач, ул Татарстан китап нәшриятында корректор булып эшли башлый, соңга таба «Яшь ленинчы» (1989–1991), «Шәһри Казан» (1991–1997) газеталары, «Ялкын журналы (1997–1998) редакцияләрендә бүлек мөхәррире вазифаларын башкара, журналист буларак, кызыклы шәхесләр, әдәбият-сәнгать әһелләре турында язылган мәкаләләре, алар белән оештырган интервьюлары аша үзен киң җәмәгатьчелеккә таныта. 1999–2001 елларда ул – «Салават күпере» журналында эшли. 2003 елдан – «Сөембикә» журналында бүлек мөхәррире хезмәтендә.

1991 елда шагыйрәнең «Ышанасы килә» дигән беренче шигырьләр җыентыгы дөнья күрә, «Кышкы канәферләр» дип исемләнгән икенче китабы 1999 елда, «Син – язган язмышым» дигән өченче китабы 2003 елда басыла. Шигырьләренең төп нигезен кеше язмышы, хатын-кыз гаме, гаилә, мәхәббәт турында фәлсәфи уйланулар, күңел кичерешләре тәшкил итә, алар хисләрнең ихласлыгы, беркадәр моңсу-сагышлы аһәңе һәм тел бизәкләренең муллыгы белән укучыны җәлеп итәләр.

И.Иксанованың шигъри иҗаты 2006 елда С.Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә лаек була.

Шагыйрә шигырьләр белән беррәттән чәчмә әсәрләр – хикәяләр дә язгалый. Аның бу төр әсәрләре дә җитди-фәлсәфи эчтәлеге һәм теленең шигърилеге белән аерылып торалар.

И.Иксанова – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ышанасы килә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 111 б. – 10000 д.
Кышкы канәферләр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 95 б. – 2000 д.
Син – язган язмышым: шигырьләр. – Казан: Матбугат йорты, 2003. – 95 б. – 1000 д.
Кырык кыл: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 239 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мортазин М. Ышанасы килә бу дөньяга // Татарстан яшьләре. –1991. – 13 июнь.
Тимбикова К. Ихлас җан // Казан утлары. – 1992. – № 3. – 180–181 б.
Мөслимова Ф. Утларга салма мине… // Заман-Татарстан. – 1998. – 14 авг.
Гыйззәтуллин Р. Сөю калыр... // Мәдәни җомга. – 2001. – 20 июль.
Яһудин Э. Мәхәббәт шагыйрәсе // Шәһри Казан. – 2006. – 9 май.
Җәлилова Г. «Мин – иң элек хатын-кыз...» // Шәһри Казан. – 2006. – 28 авг.
Ишмиева Л. Символлар сере // Казан утлары. – 2006. – № 12. – 139–142 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»