|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Г. Камал театры артистларыГ. Камал театры артистлары: Библиографик белешмәлек. Ильтани Илалова - Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2005.Китапта соңгы 100 елда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшләгән һәм эшли торган артистлар белән артист-режиссерлар тормышы, иҗатына кагылышлы кыскача белешмәләр бирелә. ИХСАНОВА (МИҢНУЛЛИНА) НӘҖИБӘ ГЫЙМАЙ КЫЗЫ1938 елның 25 январенда Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый. Төрле үзенчәлектәге төп рольләрдә уйнаучы танылган талантлы, көчле темпераментка ия булган артистка. Образның эчке дөньясын, барлык кичерешләрен тирән итеп ача белә һәм шуңа тәңгәл килерлек тышкы төсмерләр, төгәл сурәтләү чаралары таба. Ул иҗат иткән төрле яшьтәге хатын-кыз образлары халыкчан һәм милли булулары белән дә әһәмиятле. |
Иң күп укылган
|