поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ИГӘНӘЙ ЯМАШ

(1938–1997)

Шагыйрь, журналист Ямаш Игәнәй (Ананий Нестерович Малов) 1938 елның 10 гыйнварында Татарстанның Сарман районы Ләке авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1955 елда Сарман урта мәктәбен, 1958 елда Лубян урман техникумын тәмамлагач, бераз вакыт Башкортстанның Зианчура урман хуҗалыгында үз белгечлеге буенча эшләп ала. 1958–1960 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән кайткач, туган районының Рантамак һәм Азалак авылы мәктәпләрендә балалар укыта, бер үк вакытта Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә читтән торып укый. Аны 1967 елда тәмамлый.

1965–1978 елларда Ямаш Игәнәй Баулы һәм Мамадыш район газеталарында хатлар бүлеге мөдире, 1978–1980 елларда Чаллы шәһәрендә чыга торган «Кама таңнары» газетасы редакциясендә тәрҗемәче, 1980–1985 елларда Чаллыдагы ит комбинатында инженер булып эшли. 1986 елда Чаллы төбәге язучылары аны Чаллы Язучылар берлегенең җаваплы сәркәтибе итеп сайлап куялар. Бу эшен ул 1988 елга кадәр дәвам иттерә, аннары, яңадан журналистлык хезмәтенә кайтып, өч ел Чаллы шәһәр газетасы «Чулман-Идел» редакциясендә хатлар бүлеген җитәкли, ә 1991–1997 елларда әдәби-нәфис «Аргамак» журналында әүвәл хатлар бүлеге, соңга таба публицистика бүлеге мөхәррире һәм берара Чаллыда 1993–2001 елларда керәшен татарлары өчен татарча һәм русча чыккан «Керәшен сүзе» газетасының җаваплы мөхәррире вазифаларын башкара.

Ямаш Игәнәй әдәбиятның поэзия һәм публицистика жанрларында иҗат итә. Аның шигъри әсәрләре республика көндәлек матбугатында, күмәк җыентыкларда узган гасырның җитмешенче елларыннан күренә башлый. 1981 елда «Сәфәр чыгам» исемле беренче җыентыгы басылып чыга. Татар поэзиясендә ул тормыш, яшәү турында, үзгәрүчән-катлаулы дөнья хәлләре турында фәлсәфи уйланулар рәвешендә язган лирик һәм публицистик яңгырашлы шигырьләре белән билгеле. Ямаш Игәнәй балалар өчен дә шигырьләр яза («Йолдыз булып ян!», «Ике койрыклы төлке», «Мин әтигә охшаган»). Шагыйрь мирасында шулай ук проза әсәрләре – публицистик мәкаләләр, керәшен татарларының тормыш үзенчәлекләре, гореф-гадәт һәм йолалары турында очерк язмалары, Кырым татар халкының туган җиреннән сөрелү фаҗигасе белән бәйле драматик вакыйгаларны, тоталитар режимның вәхшәтләрен бәян иткән «Бәддога» исемле публицистик китабы да бар.

Ул 1997 елның 1 мартында Чаллыда вафат була. Кабере туган авылы зиратында.

Я.Игәнәй – 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сәфәр чыгам: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. –127 б. – 2000 д.
Йолдыз булып ян!: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 24 б. – 10000 д.
Хәзинәләр иле: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 64 б. – 2400 д.
Игелекле төбәк: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Фәйзуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 110 б. – 1600 д.
Мин әтигә охшаган: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 40 б. – 20000 д.
Бәддога: публицистика. – Чаллы: КамАЗ, 1994. – 159 б. – 10000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хөрмәтова И. Югалту ачысы // Аргамак. – 1997. – № 4. – 110–112 б.
Бәшәр Р. Сабый җанлы шагыйрь // Аргамак. – 1998. – № 1. – 87–91 б.
Сафин М. Дустымны юксынам // Казан утлары. – 1998. – № 1. –184–185 б.
Фәйзуллин Р. Салмак, әмма саллы // Р.Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр. – 5 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 172–174 б.

* * *
Булгари М. Вселенная души – мой дом // Серебренный колокольчик. – 1997. – 15 мая.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»