поиск новостей
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 29 Апрель
  • Йолдыз Нигъмәтуллина - әдәбиятчы
  • Дмитрий Бикчәнтәев - бард
  • Рөстәм Заһидуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Алсу Фәйзуллина - актриса
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ИДРИСОВА ИЛСӨЯ

Илсөя Идрисова безнең иң яшь авторыбыз. Чечен вакыйгалары белән тетрәнеп, ул кулына беренче тапкыр каләм алган...

Йөрәктән кан тама...

Нәсер

Тынычлык булса, бар да була. Шуның өчен дә һәркем иртән күзен ачу белән дә, кич йокларга ятканда да илебезнең, дөньяларның тыныч булуын тели. Тынычлык. Әйе шул, бу бит кешеләрнең исән-имин яшәве, әниләребезнең бәхетле елмаюы, сабыйларның шат авазлары, әтиләребезнең шатланып эштән кайтуы. Тынычлык булганда гына җиребездә матур гөлләр үсә, күгебездә якты булып таңнар ата. Әйе, чыннан да Татарстандагы хәзерге тормышка сокланып, Аллага шөкер дип әйтеп куярлык. Күпме әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз оныкларына, сабыйларына карап, "Нинди бәхетле бала, киләчәктә дә бәхетле булсын иде", -дип сокланып та, сөенеп тә карап куялар. Бу бит барыбыз өчен дә зур куаныч. Ил тынычлыгы - җан тынычлыгы бит ул. Шушы тыныч тормышта яшәвебезгә быел ярты гасыр була. Бик күп гомер. Ләкин үзләре сугышта катнашып, сугыш афәтләрен үз күзләре белән күргән ветераннар өчен бу күп вакыт түгелдер. Аларга сугыш кичә. генә булган кебектер. Ул ачы газаплар бүген дә төшләренә кереп интектерәдер. Сугыш... Бу сүзләрне ишетү белән йөрәкләр әллә нишләп куя, күзләргә ирексездән яшь килә. Ни өчен куркыныч соң бу сүз? Ул бит үз эченә күпме корбаннар кабул итә, күпме кешеләр мәңгелеккә гарипләнеп кала. Бу куркыныч сүзне ишетеп күпме аналарыбызның йөрәгеннән кан тама... Сугыш вакытында илебез халкы күпме генә газаплар татымаган икән?! Ләкин, шулай да, иң авыр минутларда да, алар үзләренең намусларын, көчләрен югалтмаганнар. Тылдагы хатын-кызларыбыз үзләренең уллары, ирлоре өчен бернәрсәне дә кызганмаганнар. Төн йокыларын йокламыйча, алар фронттагылар өчен оек, бияләйләр бәйләгәннәр, теккшшор, пешергәннәр. Алар "Барысы да фронт өчен", - дигән дениз астында яшәгәннәр. Җиңү киләчәгенә өметләнгәннәр. Бәхетле очрашулар көтеп яшәгәннәр. Шуның өчен дә төрле авырлыкларга түзә белгәннәр. Авылларда барлык ирләр хезмәте хатын-кызлар остенә төшкән. Ничек итсәләр дә алар тырышканнар. Икм;»гои үгтгргәннәр, мал-туарын, кош-кортын, бакчасын караганнар. Ирләренә төрле азык-төлек әзерләп көч биреп торганнар... Әйе... Менә сугыш беткәйгә до ярты гасыр вакыт узып китте. Халкыбыз быел Бөек Җиңүнең 50 еллыгын бәйрәм итәргә тиеш иде... Бәйрәм була аламы ул бу канлы көннәрдә?! Тынычлык таңнары... Бит әле туты тынычлыкны сугышка әйләндерүчеләр дә бик күп. Әйтик, Әфган сугышы. Күпме аналарның күз яше... Туган якларына исән кайта алмаган күпме солдатлар... Әле дөньяны яңа гына таный башлаган сабыйлар инде җир асларында яталар. Бу сугыш күпме югалтулар китерде илебез халкына? Аннан тынычланып, ипдг яңадан әниләребезнең бәхетле елмаюларына ышанып кына торганда тагын бер афәт. Чечня сугышы. Күпме газаплар, күпме кайгылар алып килде ул. Күпме арысланнардай егетләребезнең туган якларына бары тик үле гәүдәләре генә әйләнеп кайтты. Уйларга да кммганыч язмышлар. Тыныч тормыштан чыгып китеп, ут эченә барып кергән солдатларны кем генә кызганмас икән. Нинди аяныч хәл! Кайчан бетәр инде бу сугышлар?! Кайчан бөтен дөнья халыклары тыныч яши башлар?! Кайчан бу кансыз империя чәнчелеп төшәр дә, кайчан бу халыклар төрмәсе - Рәсәй халыкларының азат гаиләсенә әйләнер? Мөмкин эшме бу? "Өлкән туганыбыз" бу эшне җитәкләргә әзерме? Илебез ярты гасыр тынычлыкта яшәсә дә йөрәкләребездә һаман ут, кайдадыр, кемнәрдер һаман сугыша, күз яшьләре түгә. Бер гаепсез сабыйлар мәңгелеккә күзләрен йомалар. Бетсен иде сугышлар! Илләребез исән-имин, тыныч тормышта яшәсеннәр иде! Чаллы.


"Аргамак" журналы, 1995, № 4. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»