поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 05 Май
  • Дамир Гарифуллин - шагыйрь
  • Миләүшә Насыйбуллина - журналист
  • Гафур Коләхмәтов (1881-1918) - драматург
  • Назим Галимов - дальнобойщик
  • Зариф Бәшири (1888-1962) - язучы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
Виртуаль дөнья

Виртуаль дөнья

«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.

Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал.

Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган.

ICQ

Интернет аша аралашуның төрле ысуллары бар. Форум, электрон почта, чат һ.б. Әмма иң уңайлы элемтә чарасы турында әле язмадык. Сүз icq (ай-си-кью) хезмәте турында бара. Бу —махсус программа. Компьютерга урнаштыру өчен, аны www.icq.com сайтыннан алырга мөмкин. Программаның рус телендәге варианты бар, шуңа күрә ул бик уңайлы. Компьютерчылар һәрнәрсәгә үз исемнәрен тагарга яраталар, дигән идек. jcq — халык телендәге шул «аська» инде ул. Кайберәүләр татарчалатып «Асия» диләр.

«Асия» элемтәсе нидән гыйбарәт соң?

Программаның һәр кулланучысының шәхси номеры бар. Дусларыбызның телефон номерларын куен дәфтәренә язып куябыз бит — монда да шулай. Программада миңа кирәкле кешеләрнең исемлеге төзелә. Интернетка керәбез. Хәзерге вакытта интернетка тоташкан танышларым — яшел, ә тоташмаганнары кызыл чәчәк белән билгеләнгән. Кемгә телим, шуңа хәбәр язам. Интернетта булган дусларым шунда ук җавап кайтарачак, ә булмаганнары — мөмкинчелек тугач. Болай булгач, һәрбер кеше янына барып торасы юк. Менә бит алар, барысы да монда — компьютер экранында!

«Аська»да һәр кулланучы үзе турында мәгълүмат язып калдыра ала. Исемен, фамилиясен, яшәгән урынын, кушаматын, яшен һ. б. Шул рәвешле, «аська» номерын белмәгән килеш тә бу кешене җиңел генә эзләп табарга була. jcq хезмәте — теләгән кешең белән танышу өчен менә дигән урын! Кушамат дигәннән, мондагылар чат һәм форумнардагы кебек үк, никлар, ягъни яшерен исемнәр кулланалар. Менә кайберләре — Керәшен мулласы, Былтыр, Тимербикә, Клеопатра һ. б. Алар icq — аралашуны җанлырак итә. Интернет белән файдаланучылар арасында «аська» шулхәтле популяр ки, кайвакыт хәтта җитәкче-түрәләрнең визиткаларында да icq номеры язылган. Күргәнебезчә, бу хезмәт аралашу, күңел ачу, танышу өчен генә түгел, бизнеста да ул зур урын алып тора.

«Аська»ның иң өстен ягы шунда: ул вакыт һәм араны кыскарта. Әйтик, мин берьюлы Казан, Уфа, Мәскәү, Финляндия һәм Америкадагы танышларым белән реаль вакытта, компьютерча итеп әйтсәк, oнлайн режимында аралашам. Моны телефон аша эшләсәм, күпкә мәшәкатьлерәк һәм чыгымлырак булыр иде. Шуңа күрә бу элемтә миңа бик тә ярдәм итә. Яшәсен «Асия» элемтәсе!

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»