поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХУҖИН МӘГЪСУМ

(1930–2008)

Язучы-прозаик, хикәяче Мәгъсум Хәмит (Хәмидулла) улы Хуҗин 1930 елның 15 маенда Татарстанның Саба районы Тенеки авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1948 елда Саба урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, берникадәр вакыт шул ук мәктәпнең башлангыч сыйныфларында балалар укыта. 1949 елның башында аны комсомолның Саба район комитетына икенче секретарь итеп сайлыйлар. Шул ук елның көзендә исә ул Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Университетта укуын тәмамлагач, 1954 елдан башлап республика комсомол газетасы «Яшь Сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») редакциясендә әүвәл әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, аннары пропаганда-агитация бүлегендә әдәби хезмәткәр һәм мөдир вазифаларын башкара. 1956 елда ВЛКСМ Үзәк Комитеты каршындагы берьеллык комсомол мәктәбендә укып кайткач, аны «Татарстан яшьләре» газетасының җаваплы секретаре итеп билгелиләр. 1959 елда М.Хуҗин, үз теләге белән Казакъстанга китеп, анда мәгълүм чирәм җирләре күтәрү кампаниясендә актив катнаша, бер ел чамасы Караганда шәһәрендә чыга торган «Комсомолец Караганды» яшьләр газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.

1959–1969 еллар арасында М.Хуҗин «Колхоз байрагы» исемле Саба район газетасында – хатлар һәм авыл хуҗалыгы бүлекләре мөдире, «Коммунизмга» исемле Арча район газетасында – җаваплы секретарь, «Хезмәт» исемле Балтач район газетасында редактор хезмәтендә була. Аннан янә Казанга күченеп кайтып, 1969 елның октябреннән 1988 елның гыйнварына чаклы – «Чаян» сатирик журналында, ә туксанынчы елларда «Казан утлары» һәм «Татарстан» журналлары редакцияләрендә бүлек мөдире вазифаларын башкара.

М.Хуҗин – үзенең әдәби талантын тулаем диярлек хикәя жанрына багышлаган сирәк каләм осталарыннан берсе. Аның беренче хикәяләре көндәлек матбугатта, күмәк җыентыкларда узган гасырның илленче елларында күренә башлый. «Ерганак юл яра» дигән тәүге китабы 1961 елда дөнья күрә. Ул хәзер әсәрләре тупланган дистәдән артык китап авторы. Арада күләмлерәк проза әсәрләре – повестьлары да бар («Урак өсте болытлары», «Юл өзеге», «Чөй», «Көз» һ.б.). Шулай да әдипнең төп игътибары һәм иҗади уңышлары күбрәк тыгыз сюжетлы, җыйнак формада язылган, новеллага якын хикәя жанрында. Тематикасы – нигездә авыл тормышы, аның үткәненә, бүгенгесенә бәйле гыйбрәтле вакыйгалар, каһарманнары – авылның гади кешеләре: дөньяның төрле хәлләрен баштан кичергән, бай язмышлы өлкән яшьтәгеләр һәм әле генә катлаулы тормыш юлына аяк басарга әзерләнгән яшь буын вәкилләре. Һәм болар барысы да хикәяләрдә җанлы итеп, укучы күңелен дулкынландырырлык образ-детальләр аша психологик планда һәм авторның югары эстетик, әхлакый-гуманистик карашлары кысасында сурәтләнә.

Әдип татар әдәбиятында хикәя жанрын үстерүгә керткән иҗади хезмәтләре өчен 1997 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

М.Хуҗин, татар әдәбиятында хикәя жанрының күп гасырлык тарихи үсешен өйрәнеп-барлап, 2001 елда йөз дә унсигез авторның иң яхшы хикәяләрен эченә алган «Татар хикәясе антологиясе» дигән фундаменталь басманы дөньяга әзерләп чыгара.

1986 елда аңа «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Ул 2008 елда вафат була һәм туган ягы Саба районы Тенеки авылы зиратында җирләнә.

М.Хуҗин – 1980 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ерганак юл яра: хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 76 б. – 7000 д.
Хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 48 б. – 11000 д.
Курагай атлары: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 152 б. – 8000 д.
Авылым урамнары: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. – 112 б. – 12000 д.
Урманлы үр: хикәяләр / кереш сүз авт. Ф.Шәфигуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 166 б. – 10000 д.
Өч каен ышыгы: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 134 б. – 8000 д.
Бәхет җире: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 126 б.–7300 д.
Урак өсте болытлары: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 166 б. – 13000 д.
Ерактагы кыялар: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 350 б. – 15000 д.
Юл өзеге: докум. повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 96 б. – 9000 д.
Яшә, Саба-Йорт!: тарихи-публицистик очерк / соавт. Т.Нәҗмиев. – Казан: Матбугат йорты, 1999. – 272 б. – 10000 д.
Мәхәббәт – һәлакәт?..: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 96 б. – 3000 д.
Айның уты сүнгән: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 384 б. – 3000 д.

* * *
Татар хикәясе антологиясе / төз. һәм кереш сүз авт. М.Хуҗин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 608 б. – 5000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Шәфигуллин Ф. Кояшлы гөрләвекләр // Казан утлары. – 1980. – № 5. – 181–182 б.
Лерон Л. «Сәер» кеше // Татарстан яшьләре. – 1990. – 15 май.
Сверигин Р. Шагыйрьне онытсалар… // Мәдәни җомга. – 1997. – 31 гыйнв.
Шәрәфиев Р. Үзең шатлана белмәсәң… // Казан утлары. – 1998. – № 1. – 155–162 б.
Кәримуллин Ә. Саумы, Саба-Йорт! // Шәһри Казан. – 1999. – 26 февр.
Миңнуллин Т. Мәгъсум Хуҗин – Макс // Ватаным Татарстан. – 2000. – 17 май.
Зөлфәт. Тыкрыктагы аулак сукмак // Казан утлары. – 2000. – № 5. – 89–93 б.
Әгъләм М. Мин Хуҗинның кайда икәнен беләм // Заман-Татарстан. – 2000. – 26 май.
Шәрәфиев Р. Кырыс хаклыкның үзе // Мәдәни җомга. – 2001. – 11 май.
Хатипов Ф. Якты җирлектәге һәлакәт // Ф.Хатипов. Мөлкәтебезне барлаганда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 244–252 б.
Әхмәтҗанов М. Язучының яңа үрләре // Шәһри Казан. – 2005. – 15 февр.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»