поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХУҖИ ГАЛИ

(1912–1966)

Шагыйрь Гали Хуҗи (Гали Хуҗи улы Хуҗиев) 1912 елның 17 октябрендә Татарстан Республикасының Апас районы Карамасар авылында крәстиян гаиләсендә туа. Авылда җидееллык мәктәпне, аннары Казанда авыл хуҗалыгы институтының әзерлек курсларын тәмамлагач, институтның төп курсына кабул ителә, ләкин, авырып китүе сәбәпле, озакламый укуын ташларга мәҗбүр була. 1932–1941 елларда «Кызылармеец» газетасында – әдәби хезмәткәр, республика яшьләр газетасы «Яшь сталинчы» (хәзерге «Татарстан яшьләре») идарәсендә – җаваплы сәркәтип һәм баш мөхәррир урынбасары, 1941–1942 елларда комсомолның Татарстан өлкә комитетында пропаганда буенча секретарь вазифаларын башкара. 1937–1941 елларда, төп хезмәтеннән аерылмыйча, Казан дәүләт педагогия институтында укый.

1942 елда Г.Хуҗи үз теләге белән фронтка китә һәм сугышның ахырынача Беренче Украина фронтында татар телендә чыккан «Ватан намусы өчен» исемле газетаның җаваплы сәркәтибе булып хезмәт итә. Фронттагы сугышчан хезмәтләре өчен Кызыл Йолдыз ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Сугыштан соң шагыйрь, янәдән журналистлык хезмәтенә кире кайтып, башта «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан»), ә 1949 елдан 1954 елга кадәр «Яшь сталинчы» газетасының җаваплы мөхәррире булып эшли; 1954–1962 елларда Татарстан Язучылар берлеге каршындагы Яшь язучылар белән эшләү бюросына җитәкчелек итә. 1963 елдан гомеренең соңгы көннәренә кадәр (ул 1966 елның 13 октябрендә Казанда вафат була) профессионал язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Шагыйрь буларак Г.Хуҗиның тәүге иҗат тәҗрибәләре тупланган «Шатлык» дигән шигырьләр җыентыгы 1936 елда басылып чыга. Шушы беренче китабында ук шагыйрьнең соңыннан бөтен иҗаты буенча сузылган төп тематикага нигез салына – ул да булса, яшь буынның ватандарлык хисләренә, тыныч тормыш һәм сугыштагы каһарманлыгына дан җырлау. Бу тематик юнәлеш шагыйрьне, кече формадагы лирик-публицистик шигырьләр белән генә канәгатьләндермичә, катлаулы ситуацияләр нигезенә корылган, тарихи вакыйгаларны һәм шәхесләрне гәүдәләндергән, романтик яңгырашлы, риторика-пафос белән өретелгән күләмле, сюжетлы әсәрләр – поэмалар язуга китерә. Кырыс сугыш шартларында иҗат ителгән «Зоя Космодемьянская» (1942), «Россия» (1944), «Яу күрке» (1944), «Дуслык хикәясе» (1944), «Гражданин, солдат, шагыйрь» (Фатих Кәрим турында, 1945), сугыштан соң язылып, Муса Җәлилгә багышланган «Яшь гомерләр ике килми», «Йөрәк кушканча», «Таш капчыкта» исемле өч шигъри повесть (гомуми исеме – «Кырыс хикәят», 1954–1963), Сталинградны саклау сугышларында һәлак булган өч милләт егетенең батырлыгын тасвирлаган «Туганнар», сугыш вакыйгаларын хәтердә җанландырган «Курск хатирәсе», «Дустым Рим Баһау турында хикәят» поэмаларына (1965) нәкъ менә шундый сыйфатлар хас. Боларга тагын героик үткәнгә һәм тарихи шәхесләргә багышланган «Канәфер чәчәге» (грек революционеры Никос Белояннис турында), «Вөҗдан сүзе» (Юлиус Фучик турында), «Беренче карлыгачлар» (Гражданнар сугышы турында), лениниана темасына язылган «Идел хикәясе» поэмаларын өстәргә мөмкин.

Гомумән, утыз биш еллык иҗат дәверендә Г.Хуҗи дүрт дистәдән артык зур һәм кече күләмле поэма, баллада һәм шигъри цикллар иҗат итә, кырыкка якын китап бастырып чыгара. Сәнгатьчә эшләнеше ягыннан барлык язганнары бер дәрәҗәдә үк уңышлы булмасалар да, аларның иң яхшы дигәннәре, чорның поэтик елъязмасы буларак, татар шигъриятенең үзенчәлекле бер сәхифәсен тәшкил итәләр.

Шагыйрьнең иҗат йөзен тулырак характерлый торган лирик шигырьләре, баллада һәм поэмалары аның «Гомер ике килми» (1962), «Янар йөрәкләр» (1967), «Шигырьләр. Поэмалар» (1980), «Таныш күзләр, таныш карашлар» (1990) исемле сайланма җыентыкларында урын ала.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сабан тургайлары: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 160 б. – 5000 д.
Туган җир: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татгосиздат, 1946. – 175 б. – 10195 д.
Без яшәгән гасырда: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 150 б. – 3165 д.
Шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 125 б. – 3000 д.
Идел хикәясе: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Таткнигоиздат, 1955. – 103 б. – 5000 д.
Йөрәк кушканча: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 91 б. – 6000 д.
Гомер ике килми: шигырьләр һәм поэмалар / кереш сүз авт. Х.Хәйри. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1962. – 175 б. – 5000 д.
Кырыс хикәят: поэмалар һәм балладалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 88 б. – 9000 д.
Янар йөрәкләр: поэмалар, балладалар, шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 216 б. – 6000 д.
Җил тула җилкәннәргә: шигырьләр, поэмалар, балладалар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 151 б. – 5000 д.
Поэмалар һәм шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 256 б. – 3000 д.
Шигырьләр. Поэмалар / төз. Г.Хуҗиева; кереш сүз авт. Х.Хәйри. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 303 б. – 2500 д.
Таныш күзләр, таныш карашлар / кереш сүз авт. Г.Рамазанов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 208 б. – 10000 д.

* * *
Кояшлы яңгыр: шигырьләр һәм поэмалар. – Өфө: Китап, 1961. – 106 б. – 3000 д. (Башкорт телендә.)

* * *
Стихи. Поэмы / пер. с татар. М.Лисянского. – Казань: Таткнигоиздат, 1956. – 115 с. – 6000 экз.
Гражданин, поэт, солдат: стихи и поэмы / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1961. – 36 с. – 4000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Садри М. Янар йөрәкле җырчы // Соц. Татарстан. – 1972. – 12 окт.
Рамазанов Г. «Үкендермәс мине үткән гомерем...» // Казан утлары. – 1974. – № 2. – 102–106 б.
Гайнанов Р. Гали Хуҗи поэмалары // Р.Гайнанов. Герой, стиль, осталык. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 149–176 б.
Мәҗитов З. Һәр шагыйрьнең үз тавышы // З.Мәҗитов. Сугышчан поэзия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 122–130 б.
Хәйри Х. Яшьлек һәм батырлык җырчысы // Х.Хәйри. Язучы һәм тормыш. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 171–177 б.
Гәрәй Р. Сагындырып искә төшкәндә // Соц. Татарстан. – 1980. – 14 сент.
Гайнуллин Ә. Чирәм җирләр аша Казанга кайту // Аргамак. – 2000. – № 3. – 71–75 б.

* * *
Хузиева Л. Этот стих – пуля в сердце врага // Казанские истории. – 2005. – № 7–8. – С. 11.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»