поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ӘХТӘМОВА ҖӘМИЛӘ

Җәмилә Рәфхәт кызы Әхтәмова 1967 елның 6 маенда Татарстанның Зәй районы Кадер авылында дөньяга килә. Бала чагы Тукай районының Иштирәк авылында үтә. Урта белемне Түбән Кама шәһәренең 5 нче урта мәктәбендә (хәзер 1 нче татар гимназиясе) ала. Мәктәптә укыган елларында Түбән Камада Рахмай Хисмәтуллин җитәкләгән «Кама таңнары» әдәби берләшмәсенә йөри, анда танылган әдипләр белән аралаша, язган шигырьләренә даими тәнкыйть күзе белән карау зарурилыгын шунда үзләштерә.

1984 елда Җ.Әхтәмова Татарстан Язучылар берлеге юлламасы белән Казан дәүләт университетының филология факультетына укырга килә һәм биш ел буе М.Мәһдиев, А.Яхин, А.Әхмәдуллин, Р.Ганиева, Х.Миңнегулов кебек остазлары хозурында укып үзенең филологик белемен арттыра.

Университетны тәмамлагач, Җ.Әхтәмова Татарстан Мәгариф министрлыгы юлламасы белән бер ел Лаеш районының Ташкирмән авылы мәктәбендә укытучы булып эшли, аннары, янә Казанга килеп, шәһәрдә татар гимназияләре ачу хәрәкәте эшләренә якыннан торып катнаша, ахырда шуларның берсендә – 3 нче гимназиядә (хәзер 16 нчы татар гимназиясе) ике ел балаларга татар теле һәм әдәбияты укыта. 1992–1993 елларда ул Казан Татар яшьләр театрында әдәби бүлек мөдире, «Мәгърифәт» газетасы редакциясендә хатлар бүлеге җитәкчесе булып эшли. Аннары, Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлегендә Н.Юзиев җитәкчелегендә аспирантура тәмамлап, «Йолдыз» газетасында әдәби тәнкыйть (1906–1918)» дигән темага кандидатлык диссертациясе яза. Бүгенге көндә – профессионал язучы, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Җ.Әхтәмова – 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Хисләреңне җилгә чәчмә…: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 79 б. – 3000 д.
Мин китәрмен синнән…: шигырьләр / кереш сүз авт. Ф.Яруллин, Зөлфәт. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 128 б. – 5000 д.
Чәчләремдә кышның ак салкыны…: шигырьләр. – Казан: Полиграфия-нәшр. комбинаты, 2004. – 48 б. – 8660 д.
Таң җебедәй сызылып сине сагынганда…: шигырьләр. – Казан: Матбугат йорты, 2005. – 47 б. – 15000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мәхмүтова М. «Мин китәрмен синнән…» // Шәһри Казан. – 2002. – 17 май.
Фәхретдинова Ч. Кичер, Аллам, әгәр мөмкин булса, көч бир миңа… // Шәһри Казан. – 2004. – 9 гыйнв.
Мәхмүдов Ә. Учларымда – уттай диңгез ташы… // Шәһри Казан. – 2005. – 12 авг.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»