поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ӘХТӘМОВА ГӨЛЗАДА

Шагыйрә Гөлзада Хаҗи кызы Әхтәмова 1941 елның 15 декабрендә Татарстанның Әгерҗе районы Исәнбай авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Шул авылның урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Сарапул шәһәренә китеп, берникадәр вакыт төзелештә эшче, аннары кибеттә сатучы һәм балалар бакчасында тәрбияче булып эшләп ала. 1963–1969 елларда Алабуга дәүләт педагогия институтының филология факультетында укый. Факультетның рус-татар бүлеген тәмамлагач, шул ук институтта алты ел буе библиограф вазифаларын башкара. 1975–1984 елларда Себер якларында яши – Эвенкиядә геофизик эзләнүләр экспедициясендә техник-геофизик хезмәтен дә, соңгы өч елында параллель рәвештә рус теле һәм әдәбиятыннан мәктәптә дәресләр дә алып бара.

1984 елда Г.Әхтәмова Татарстанга кайта, Алабуга шәһәрендә төпләнеп, әүвәл Алабуга сәяхәтләр һәм экскурсияләр бюросында методист булып эшли. 1986 елдан башлап ул укытучылык хезмәтендә – мәктәптә татар теле укыта һәм мәктәп китапханәсе мөдире вазифаларын башкара.

Республика көндәлек матбугатында исеме бик еш күренмәсә дә, узган гасырның туксанынчы елларында Чаллының «КамАЗ» нәшриятында Г.Әхтәмованың бер-бер артлы дүрт шигъри китабы һәм тарихи чыганакларны өйрәнеп язылган «Борынгы Алабуга» һәм «Алабугам минем» исемле тарихи очерклары басылып чыга. 2004 елда исә Казанда аның сайланма лирик һәм балалар өчен язган шигырьләре тупланган «Йөрәгемдә яшен» дигән күләмле җыентыгы дөнья күрә.

Г.Әхтәмова – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Борынгы Алабуга: тарихи эзләнүләр. – Алабуга: Шәһәр матбагасы, 1995. – 28 б. – 1000 д.
Алабугам минем: тарихи очерк, нәсер һәм шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 1995. – 48 б. – 1300 д.
Бүләк: балалар өчен шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 1996. – 48 б. – 1200 д.
Табигать сәйләннәре: балалар өчен шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 1998. – 32 б. – 1000 д.
Гөлчәчәк: балалар өчен шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 2000. – 16 б. – 500 д.
Җәйге кар: балалар өчен шигырьләр. – Чаллы: КамАЗ, 2000. – 16 б. – 500 д.
Йөрәгемдә яшен: шигырьләр. – Казан: Матбугат йорты, 2004. – 224 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әхтәмова Г. Без – Галимбәкнекеләр // Шәһри Казан. – 2005. – 20 авг.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»