поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХӘСӘНОВА ГӘҮҺӘРИЯ

Гәүһәрия Мөхәммәт кызы Хәсәнова 1959 елның 11 сентябрендә Татарстанның Арча районы Казанбаш авылында зыялы гаиләдә дөньяга килә. Әтисе – Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиев, әнисе – Лилия Бәширова – Татарстанның халык язучысы Гомәр Бәшировның кызы.

Гәүһәрия, Казанда 126 нчы урта мәктәпне тәмамлап, 1977–1982 елларда Казан дәүләт университетының рус филологиясе факультетында белем ала. Укуын тәмамлагач, ике ел Казан дәүләт педагогия институтының рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасында ассистент булып эшли. 1984–1987 елларда ул – Казан дәүләт университетының рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасы каршындагы аспирантураны тәмамлый. 1988 елда Урал дәүләт университетында (Свердловск – хәзерге Екатеринбург шәһәре) XIX йөз рус әдәбияты тарихы буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Берничә ел янәдән Казан дәүләт педагогия институтының рус һәм чит ил әдәбиятлары кафедрасында ассистент булып эшләгәннән соң, Г.Хәсәнова 1990 елның июненнән башлап Татарстан китап нәшриятында өлкән редактор булып хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерә. 2007 елдан яшьләр журналы «Идель»дә – әдәби мөхәррир, тәрҗемәче – татар прозаикларының төрле жанрдагы әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итә. «Идель» журналында укучыларны яшь һәм урта буын татар язучыларының (Р.Зәйдулла, Ф.Сафин, Н.Хәсәнов, З.Хөснияр, М.Галиев, Ә.Гаффар һ.б.) хәзерге әдәби иҗат үрнәкләре белән таныштырып бара. 2000 елда Г.Хәсәнова тарафыннан Фәнис Яруллинның «Яралы язмышлар» дигән документаль повесте рус теленә тәрҗемә ителә һәм «Рухият» нәшриятында татар, рус, инглиз телләрендә басылып чыга.

Г.Хәсәнованың әтисе Мөхәммәт Мәһдиев турындагы истәлекләрне һәм фотоматериалларны туплап, сүз башы һәм искәрмәләр язып, альбом тибында бастырып чыгарган «Мөхәммәт Мәһдиев: язучы турында замандашлары» дигән хезмәте дә (2004) киң җәмәгатьчелек тарафыннан хуплап каршы алына. 2009 елда ул Татарстан китап нәшриятында М.Мәһдиевнең биш томлыгын төзеп чыгара.

Г.Хәсәнова – 2005 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП ТӘРҖЕМӘ КИТАПЛАРЫ

Яруллин Ф. Былинка на ветру / пер. с татар. – Казань: Рухият, 2000. – 439 с. – 3000 экз. («Яралы язмышлар») (На татарском, русском, английском языках.)
Хуснияр З. Сукин сын: роман-дилогия / пер. с татар. – Книга 1 // З.Хуснияр. Два билета на трагедию. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2007. – 399 с. – 2000 экз. («Эттән туган»)
Хасанов А. Анисовые яблоки: повести / пер. с татар. // А.Хасанов. Анисовые яблоки. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – 239 с. – 2000 экз. («Әнис алмалар») (На татарском и русском языках.)

* * *
Мәһдиев М. Сайланма әсәрләр: 5 томда / төз. Г.Хәсәнова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 3000 д.
1 т.: повесть, роман / кереш сүз авт. Р.Зәйдулла. – 480 б.
2 т.: повестьлар, роман. – 512 б.
3 т.: повесть, роман. – 480 б.
4 т.: повесть, роман, юлъязмалар. – 480 б.
5 т.: хикәяләр, пьесалар, публицистик язмалар. – 431 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»