поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХӘСӘНОВ ӘНӘС

Әнәс Хәсән улы Хәсәнов 1935 елның 23 июнендә Татарстанның Спас (элеккеге Куйбышев) районы Көек авылында туа. 1954 елда Куйбышев (1991 елдан – Болгар) шәһәрендә педагогия училищесын, 1959 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлап, хезмәт юлын башлый: 1959–1972 елларда Казан телестудиясенең балалар өчен әдәби тапшырулар редакциясендә редактор, өлкән редактор, аннары иҗтимагый-сәяси тапшырулар бүлегенең баш редакторы вазифаларын башкара. 1972–1974 елларда Ленинградта икееллык Югары партия мәктәбендә укып кайткач, ул ун елга якын Партия өлкә комитетының мәдәният бүлегендә инструктор хезмәтендә була. 1984–1988 елларда Ә.Хәсәнов – Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире урынбасары, 1988–1990 елларда «Татарстан» (элекке «Татарстан коммунисты») журналының җаваплы секретаре булып эшли.

1991 елның башында Ә.Хәсәнов Татарстан Югары Советы секретариатының өлкән консультанты, ә берничә айдан Татарстан Республикасы Президентының Матбугат үзәге җитәкчесе итеп билгеләнә. Бу вазифада сигез елдан артык эшләгәннән соң, Ә.Хәсәнов 2000 елдан Матбугат архивы мөдире сыйфатында Президент аппаратында эшләвен дәвам иттерә.

Ә.Хәсәнов – әдәбият-сәнгатьнең төрле өлкәләрендә иҗади сәләтен күрсәткән каләм иясе. Ул шигырьләр, хикәяләр яза, әдәби тәрҗемә эше белән шөгыльләнә. Телестудиядә эшләгән елларында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тылсымлы телевизор күрсәтә», «Синең беренче китапларың», «Әйдәгез, искә төшерик», «Безнең календарь», «Матурлык дөньясында», «Әйберләр каян килә?», «Язучы сүзе» кебек дистәләрчә кызыклы тапшырулар оештыра; драматургиядә һәм киносценарийлар язуда да көчен сынап карый: 1997 елда Түбән Кама татар драма театрында аның «Әти диясем килә» дигән пьесасы сәхнәләштерелә, сценарийлары буенча «Тайгада шәһәрләр үсә», Татарстан Президенты М.Ш.Шәймиевкә багышланган «Мин кешеләрне яратам» исемле төсле документаль фильмнар төшерелә. 1995 елда исә Рафаэль Мостафин белән берлектә рус телендә иҗат ителгән һәм М.Ш.Шәймиевнең тормыш юлын, иҗтимагый-дәүләти эшчәнлеген яктырткан күләмле биографик-публицистик китабы басылып чыга. Китапны татарчага Ә.Хәсәнов үзе тәрҗемә итә. Шушы уртак хезмәтләре өчен алар Татарстан Республикасы журналистларының Х.Ямашев исемендәге бүләгенә лаек булалар.

Язучы тарафыннан театрлар өчен күп кенә сәхнә әсәрләре, рус һәм чит ил язучыларының проза китаплары, документаль повестьлар, дистәләгән нәфис фильмнар тәрҗемә ителә. Әдип шулай ук аерым басмада дөнья күргән оригиналь проза, шигырь, пьеса җыентыклары авторы буларак та билгеле.

Ул – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1980), Дуслык ордены кавалеры (2001). Аңа 2006 елда Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләге бирелә.

Ә.Хәсәнов – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җырым – ал җилкән: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 128 б. – 3000 д.
Кояшлы яңгыр: хикәяләр, пьесалар. – Казан: Мәгариф, 2004. – 144 б. – 1000 д.
Минем сандугачларым: поэма, шигырьләр, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 2000 д.

* * *
Әнис алмалар = Анисовые яблоки: повестьлар / тәрҗ. Г.Хәсәнова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 239 б. – 2000 д.

* * *
Первый Президент Татарстана Минтимер Шаймиев / соавт. Р.Мустафин. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1995. – 285 с. – 10000 экз.

* * *
Новоселов М. Николай Эрнестович Бауман (1873–1905) / тәрҗ. Ә.Хәсәнов, В.Зәйнетдинов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1982. – 224 б. – 8500 д.
Воскобойников В. Иртәнге чаң авазы: роман-хроника / тәрҗ. Ә.Хәсәнов, Х.Гобәйдуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 336 б. – 7500 д.
Гаврилов В. Крепость көрәшә: докум. повесть / тәрҗ. Ә.Хәсәнов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 159 б. – 9000 д.
Обручев В. Санников җире: фантастик роман / тәрҗ. Ә.Хәсәнов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 272 б. – 15000 д. («Земля Санникова»)
Верн Ж. Унбиш яшьлек капитан / тәрҗ. Ә.Хәсәнов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 318 б. – 15000 д. («Пятнадцатилетний капитан»)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сәхапов Ә. Ышаныч зур // Соц. Татарстан. – 1991. – 24 май.
Якупов К. Татар зыялылары // Мирас. – 1999. – № 12. – 62–63 б.
Сөнкишева И. Хәтер мизгелләре // Мирас. – 2000. – № 8. – 43–46 б.
Күпкырлы иҗатчы // Казан утлары. – 2005. – № 6. – 182 б. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»