поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХӘСӘНОВ МАНСУР

Әдәбият галиме, академик, җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе Мансур Хәсән улы Хәсәнов 1930 елның 25 июнендә Татарстанның Тукай районы Бигеш авылында крәстиян гаиләсендә туа. Җидееллык мәктәпне һәм 1948 елда Алабуга шәһәрендә китапханә техникумын тәмамлаганнан соң, туган якларында ике ел уку йорты мөдире булып эшли. 1950–1955 елларда ул – Казан дәүләт университеты студенты. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлагач, аны әдәбият кафедрасы каршындагы аспирантурада укырга калдыралар. Аспирантураны тәмамлагач, 1958–1961 елларда «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире, университетта ассистент, тарих-филология факультетының декан урынбасары хезмәтендә була. 1961–1971 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты аппаратында лектор, мәдәният бүлеге мөдире, идеология бүлеге мөдире урынбасары һәм җиде ел фән һәм уку йортлары бүлеге мөдире булып эшли. 1971–1983 елларда М.Хәсәнов – Татарстан Министрлар Советы Рәисе урынбасары, ә 1984–1989 елларда Министрлар Советы Рәисенең беренче урынбасары хезмәтендә. Шул чорда күп тапкырлар Татарстан Югары Советына депутат итеп сайлана. 1961 елда – кандидатлык, 1971 елда докторлык диссертациясен яклый. 1991 елның ахырында республикада Россиядән аерым мөстәкыйль Фәннәр академиясе оеша, 1992 елның башында исә бу могтәбәр гыйльми оешма әгъзалыгына сайлаулар уздырылып, аның беренче президенты итеп Мансур Хәсәнов сайлана, 1997 һәм 2002 еллардагы икенче һәм өченче мөддәткә сайлаулар вакытында да президентлык вазифаларын башкара. Бу вазифаларын ул 2006 елның башына кадәр дәвам иттерә. Президентлык вазифаларыннан тыш ул Татар энциклопедиясе институтының директоры булып та эшли.

Академик Мансур Хәсәнов гуманитар фәннәр өлкәсендә үз гыйльми мәктәбен булдырган күпкырлы талант иясе дә. Үзенең күптөрле һәм күп юнәлешле җитәкчелек вазифаларын М.Хәсәнов әдәбият фәне һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендәге иҗади эшләре белән бергә бәйләп алып бара. Ул – татар милли әдәбияты тарихына, татар халкының иҗтимагый фикер һәм мәдәнияте үсеше тарихына караган гыйльми хезмәтләр, монографияләр һәм агымдагы әдәби хәрәкәтнең көнүзәк проблемаларына багышланган җитди тәнкыйть мәкаләләре авторы. Аеруча галим Г.Ибраһимовның тормышын һәм иҗатын өйрәнүгә күп көч куя, бу олы язучы турында татар һәм рус телләрендә бай фактик материалга нигезләнгән, аның иҗат эволюциясен һәрьяклап анализлаган күләмле монографияләр яза, әдипнең сигез томлы әсәрләр җыелмасын басмага әзерләү эшенә җитәкчелек итә. Мәшһүр «Кыйссаи Йосыф» поэмасы авторы Кол Галигә, Казан ханлыгы чоры шагыйрьләреннән Мөхәммәдъярга, XX гасырның Яңарыш дәвере әдипләреннән Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Камал, Ф.Әмирхан, ХIХ–ХХ гасыр чигендә яшәп иҗат иткән фикер ияләреннән Ш.Мәрҗани, С.Максуди, Р.Фәхретдин, М.Бигиев һ.б. багышланган мәкаләләрендә – фәнни хезмәтләрендә, иҗат портретларында да галим бу талант ияләренең иҗатын һәм иҗтимагый эшчәнлекләрен югары фәнни-методологик югарылыкта, бай дәлилләр системасы яссылыгында анализлый, аларның татар халкы милли тарихында, рухани эволюциясендә тоткан урыннарын ачыклый. М.Хәсәновның бер төркем мәкаләләре әдәбият-сәнгатьнең гомумтеоретик проблемаларына багышланган. Аларда татар иҗтимагый фикер тарихын, әдәбиятын, сәнгатен эстетиканың бүгенге фәнни концепцияләре яктылыгында өйрәнүнең мөһим мәсьәләләре, бурычлары кузгатыла, татар әдәбияты һәм сәнгате мисалында иҗат методларының формалашуы, төрләре һәм төп этаплары, тенденцияләре тикшерелә, әдәбият-сәнгатьнең идеялелеге, гуманизмы, халыкчанлыгы кебек мөһим хасиятләре анализлана.

М.Хәсәнов егерме җиде ел буена Татарстан Югары Советы депутаты була, озак еллар дәвамында Югары Советның Мәгариф, фән һәм мәдәният комиссиясен җитәкли, 1971–1992 елларда әдәбият-сәнгать өлкәсендә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре комитетына җитәкчелек итә, 1993 елдан башлап Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Фән һәм техника буенча Дәүләт премияләре комиссиясе рәисе вазифаларын башкара.

М.Хәсәнов дәүләт эшендә һәм иҗтимагый-сәяси, фәнни тармакларда ирешкән казанышлары өчен ике тапкыр Хезмәт Кызыл Байрагы ордены (1966, 1986), «Мактау Билгесе» ордены (1971) Халыклар Дуслыгы ордены (1980) һәм IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены (2000) белән бүләкләнә. Ул – Кол Гали исемендәге Халыкара премия лауреаты (1994), 1995 елда аңа «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе» дигән шәрәфле исем бирелә, Россия Гуманитар фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы (1995). Галим 2005 елда «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» орденына лаек була.

М.Хәсәнов – 1976 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Галимҗан Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр» романы. – Казан: Татар. дәүл. музее басмасы, 1959. – 40 б. – 300 д.
Галимҗан Ибраһимов: тормышы һәм иҗат юлы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 332 б. – 4000 д.
Галимҗан Ибраһимов: тормышы һәм иҗаты турында очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 27 б. – 5000 д.
Интернационализмның җанлы традицияләре: әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм публицистика. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 262 б. – 3000 д.

* * *
Галимджан Ибрагимов (1887–1938): краткий очерк жизни и творчества. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1960. – 432 с. – 3000 экз.
Галимджан Ибрагимов: монография. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1977. – 432 с. – 5000 экз.
Писатель, ученый, революционер: монография. – М.: Наука, 1987. – 318 с. – 750 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Халит Г. Көрәшче әдип портреты // Казан утлары. – 1970. – № 11. – 109–115 б.
Мостафин Р. Галимҗан Ибраһимов турында яңа хезмәт // Казан утлары. – 1978. – № 1. – 152–155 б.
Ахунов Г. Без – Тукайлы дөнья кешесе // Идел. – 2000. – № 6. – 16–17 б.
Әхмәдуллин А. Олы галим, күренекле җәмәгать эшлеклесе // Казан утлары. – 2000. – № 6. – 161–167 б.
Ибраһимова С. Туган, әти, дәү әти // Сөембикә. – 2000. – № 6. – 8–10 б.
Әхмәтҗанов М. Милләт йолдызлары // Мирас. – 2000. – № 9. – 35–38 б.
Фидакарьлек // Казан утлары. – 2005. – № 6. – 145–147 б.

 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»