поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХӨСӘЕНОВ ШӘРИФ

(1929–1999)

Драматург, хикәяче, публицист Шәриф Нургали улы Хөсәенов 1929 елның 26 ноябрендә Татарстанның Буа районы Өчмунча авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпне – туган авылында, җиде сыйныфны – күрше Килдураз авылында һәм 1947 елда Буа шәһәренең М.Вахитов исемендәге урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, медицина институтының дәвалау-профилактика факультетына укырга керә. 1953 елда институтны тәмамлап, Казан шәһәр хастаханәләренең берсендә табиб булып эшли башлый һәм, 1960–1962 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлеге каршындагы Югары әдәби курсларда уку вакытын исәпләмәгәндә, табиблык хезмәтен гомеренең соңгы көннәренәчә дәвам иттерә.

Язучы-драматург буларак Ш.Хөсәенов киң катлау укучыларга һәм тамашачыга үзенең «Профессор кияве» исемле комедиясе (1952) белән таныла. Шәһәр зыялылары, эшче яшьләр тормышына нигезләнеп язылган, гаилә, әхлак-мәхәббәт мәсьәләләрен үзәккә алып, аларны илленче еллар татар драматургиясе өчен шактый яңача һәм тормышчан ситуацияләр аша хәл иткән бу әсәр 1952 елда пьесалар буенча уздырылган республика конкурсында икенче урынны ала һәм, рәсми оешмаларның шактый кискен каршылыгына карамастан, әмма идеологик яктан берникадәр үзгәртүләргә-кыскартуларга мәҗбүр ителеп, шул ук елны Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела башлый (ике йөзгә якын спектакль).

Драматургның шуннан соң иҗат иткән драма әсәрләреннән «Зөбәйдә – адәм баласы» трагикомедиясе (1961) һәм «Әниемнең ак күлмәге» (беренче исеме – «Әни килде», 1968) драмасы тагы да зуррак уңыш казана.

Әсәр, русчага һәм элеккеге СССР халыкларының унҗиде милли теленә тәрҗемә ителеп, илнең кырык сигез театрында куела һәм һәр төбәк матбугатында заманча реаль яңгырашлы, җитди эчтәлекле тормышчан спектакльләрнең берсе итеп бәяләнә.

Әдипнең «Бирнәле кыз» (1954), «Чулпан», «Егерме ел үткәч» (1962), «Туган көнең котлы булсын, Кадрия!», «Генеральная уборка» (русча язылган), «Безнең подъезд төбе» кебек телевидение өчен язылган кече күләмле пьесалары да бар. «Егерме ел үткәч» дигәне, Мәскәү телевидениесе аша күрсәтелеп, «Искусство» нәшрияты бастырып чыгарган «Бер актлы совет пьесалары антологиясе»нә дә («Антология советской одноактной пьесы») кертелә.

Ш.Хөсәеновның драма һәм комедияләре композицион яктан оста корылган булуы, кеше образларының фикри каршылыклар, конфликтлы ситуацияләр аша ачылуы һәм аннан да бигрәк тормышта, яшәештә совет режимы тудырган әхлакый проблемаларны кискен итеп куюы, чынбарлык материалын сәнгатьчә үтемле итеп, шомартмыйча, кызылга буямыйча сурәтләве белән характерлы. Автор үзенең пьесаларында кешенең намус сафлыгы, тормыш максаты, фикри кыйбласы, җәмгыятьтә тоткан урыны-вазифасы турында сүз алып бара, торгынлык елларында киң таралыш алган эгоизм, бюрократизм, мещанлык күренешләренә, гаиләдә, җәмгыятьтә милли гореф-гадәтләрнең, уңай традицияләрнең бозыла баруына борчылып, аларга каршы нәфрәт хисләрен белдерә.

Ш.Хөсәенов укучыларга «Мәхәббәт сагышы» исемле лирик-романтик повесте (1964), сатирик, юмористик хикәяләр, публицистик мәкаләләр авторы буларак та билгеле.

Ш.Хөсәенов 1979 елда «Почет Билгесе» ордены белән бүләкләнә, ул шулай ук «Татарстанның атказанган табибы» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Әдип 1999 елның 7 июлендә Казанда вафат була.

Ш.Хөсәенов – 1959 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Профессор кияве: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 187 б. – 5500 д.
Мәхәббәт сагышы: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 234 б. – 15000 д.
Зөбәйдә – адәм баласы: трагикомедия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 82 б. – 9000 д.
Пьесалар / кереш сүз авт. Т.Миңнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 288 б. – 15000 д.
Мәхәббәт сагышы: повесть, драмалар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 352 б. – 25000 д.
Шәриф Хөсәенов: повесть, очерклар, хатирә-истәлекләр, әңгәмәләр, хатлар / төз. һәм кереш сүз авт. Р.Юсупова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 407 б. – 3000 д.

* * *
Белое платье матери: драма / пер. с татар. П.Демина. – М.: ВУОАП, 1972. – 60 с. – 250 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Миңнуллин Т. Драматург // Казан утлары. – 1979. – № 11. – 125–127 б.
Гыйләҗев А. Онытылмас эшләр калдырып китте // Казан утлары. – 1999. – № 11. – 189–190 б.
Фәйзуллин Р. Очрашулар // Р.Фәйзуллин. Сайланма әсәрләр. – 4 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 111–117 б.
Юнысова А. «Әни килде» кайтты // Ватаным Татарстан. – 1999. – 30 июнь.
Фазылҗан Р. Зөлхиҗҗә чишмәсенең суы... // Мәдәни җомга. – 1999. – 8 окт.
Арсланов Г. Кеше – горур яңгырый // Мәдәни җомга. – 1999. – 26 нояб.
Миңнуллин Т. Соңгы хат // Ватаным Татарстан. – 1999. – 26 нояб.
Тимбикова К. Үзе исән булса!.. // Шәһри Казан. – 1999. – 26 нояб.
Юсупова Р. Сагыш... // Таһир-Зөһрә. – 1999. – № 20 (дек.).
Хәмитова Г. Шәриф Хөсәенов сабаклары // Мәдәни җомга. – 2004. – 16 июль.
Сәгъди Р. Мәхәббәт сагышы // Шәһри Казан. – 2004. – 8 окт.
Юсупова Р. Ак сагыш иясе // Казан утлары. – 2006. – № 3. – 106–115 б.
Яруллин Ф. Сәер кеше // Ватаным Татарстан. – 2006. – 4, 11 авг.

* * *
Миннуллин Т. Пьесы, которые всегда современны // Веч. Казань. – 1979. – 4 дек.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»