поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХӨСӘЕН МӘХМҮТ

(1923–1993)

Шагыйрь Мәхмүт Хөсәен (Мәхмүт Хафиз улы Хөсәенов) 1923 елның 15 апрелендә хәзерге Казакъстан Республикасының Көнбатыш Казакъстан өлкәсе Җаңакала төбәгендәге Урда исемле авылда эшче гаиләсендә дөньяга килә. 1941 елда Кызылъяр шәһәрендәге татар урта мәктәбен тәмамлап, берникадәр вакыт пионерлар оешмасында тәрбияче, җирле газета идарәсендә әдәби хезмәткәр, «Экпенды» дигән сәнәгать артелендә мәдәни эшләр җитәкчесе булып эшли. Сугыш башлангач та, үз теләге белән фронтка китәргә гариза бирә. Әүвәл аны Үзбәкстандагы Әндиҗан шәһәрендә тизләтелгән мөддәтле артиллерия училищесында укыталар. 1943 елның гыйнварыннан алып 1944 елның декабренә кадәр М.Хөсәен башта взвод, соңыннан артиллерия батареясы командиры сыйфатында фронтның алгы сызыгында була, берничә тапкыр яралана, шәхси батырлыклары өчен Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә. 1947 елның җәендә гаскәри хезмәттән кайткач, шул ук елны Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, укуын тәмамлагач, озак еллар Татарстан китап нәшриятында редактор (1952–1954), матур әдәбият редакциясе мөдире (1954–1957) һәм өлкән редактор (1957–1975) булып эшли. 1975 елдан гомеренең ахырынача М.Хөсәен профессионал язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Балачактан шигърияткә гашыйк, Тукай, Такташларны үзенең остазлары итеп санаган һәм мәктәптә укыганда ук кулына каләм алып яза башлаган М.Хөсәеннең беренче шигъри җыентыгы («Туган ил өчен») сугыш беткән елны Ленинградның хәрби нәшриятында басыла. Шуннан соң кырык сигез ел буена дәвам иткән актив иҗат эшчәнлеге дәверендә әдипнең тезмә һәм чәчмә әсәрләре тупланган кырыкка якын китабы дөнья күрә. Сәнгати дәрәҗәсе төрлечә булган бу бай әдәби мирасның иң кыйммәтле өлешен башлыча кечкенә күләмле лирик парчалар, сонетлар, балалар өчен язган шигырьләр, юмор-сатира әсәрләре һәм аеруча җырлар тәшкил итә. М.Хөсәен шигырьләренә татар, башкорт, казакъ композиторлары, яшь һәм үзешчән музыкантлар тарафыннан ике йөздән артык җыр языла. Шуларның халык арасында киң таралганнары шагыйрьнең «Толымнарың» (1977), «Әнием миләше» (1979), «Яшь җәлилчеләр» (1990) һ.б. китапларында урын ала. Шагыйрьнең аерым шигъри әсәрләре украин, үзбәк, литва, таҗик, кыргыз, удмурт, мари, каракалпак һәм монгол телләренә тәрҗемә ителә. Рус һәм казакъ телләренә тәрҗемәдә исә аның өч китабы дөнья күрә (берсе – рус, икесе казакъчага тәрҗемә). Шагыйрь үзе дә тәрҗемә эше белән актив шөгыльләнә. Мәсәлән, 1972 елда Татарстан китап нәшрияты М.Хөсәен тәрҗемәсендә молдаван шагыйрьләренең сайланма шигырьләрен аерым китап итеп чыгара.

М.Хөсәен, ил буенча күп сәяхәтләр ясап, төрле төбәкләргә сибелеп яшәгән татарлар белән еш аралашкан һәм алар алдында үзенең, шулай ук башка татар шагыйрьләренең әсәрләрен артистларча оста укуы белән зур популярлык казанган трибун шагыйрь һәм татар әдәбиятының күренекле пропагандалаучысы да була. Бу игелекле мәгърифәтчелек эшен ул соңгы көннәренә кадәр дәвам иттерә. Әдәбият һәм матбугат өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1983 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелә.

Әдип 1993 елның 15 мартында кинәт вафат була.

М.Хөсәен – 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Туган ил өчен: шигырьләр. – Ленинград: Оборона халык комиссариаты хәрби нәшр., 1945. – 60 б. – 11000 д.
Сүнмәс яшьлек: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1948. – 68 б. – 5000 д.
Идел таңнары: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1954. – 203 б. – 3000 д.
Җырлар, шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1956. – 334 б. – 10000 д.
Чирәм җирләр сулышы: хикәяләр, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 156 б. – 4500 д.
Чор һәм җыр: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 163 б. – 6500 д.
Җир мәрҗәннәре: сонетлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 158 б. – 7000 д.
Аю-Даг итәгендә: новеллалар, хикәяләр, очерклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 127 б. – 12000 д.
Ләйсән: шигырьләр, сонетлар, җырлар / кереш сүз авт. З.Мәҗитов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 295 б. – 3000 д.
Мәхәббәт һәм Моң: лирик шигырьләр / кереш сүз авт. М.Гайнуллин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1983. – 256 б. – 8500 д.
Далам таңнары: шигырьләр, җырлар, сонетлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 103 б. – 5300 д.
Яшь җәлилчеләр: җырлар (ноталары белән). – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 72 б. – 5000 д.
Якты моң: шигырьләр, җырлар, сонетлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 223 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Әхмәдуллин Ш. Шигърият мәйданында – сонетлар // Ш.Әхмәдуллин. Киләчәкне уйлап... – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 32 б.
Тәрҗеманов Җ. Кояшлы иҗат // Татарстан яшьләре. – 1983. – 14 апр.
Зәйнашева Г. Ил белән гел бергә // Шәһри Казан. – 1993. – 20 март.
Рәкыйпов Ш. Хушлаштың да китеп бардың... // Шәһри Казан. – 1993. – 20 март.
Садә Г. Бәхетле кеше, бәхетле шагыйрь // Казан утлары. – 1993. – № 4. – 167–170 б.
Каюмова Д. «Тынычлык табалмыйм җаныма...» // Татарстан. – 1997. – № 12. – 62–68 б.
Мәҗитов З. Җыр канатларында яши // Шәһри Казан. – 1998. – 8 май.
Хәсәнов Ә. Мәхмүт Хөсәен ядкәре // Татарстан яшьләре. – 1999. – 5 окт.
Латыйп К. Шигърият – хәтәр чир // Идел. – 2002. – № 3. – 58–61 б.
Мөхәммәтова Р. Мәхмүт Хөсәен // Сабантуй. – 2003. – 19 апр.
Кәримов К. Йөремсәк командир // Казан утлары. – 2003. – № 4. – 176–178 б.
Рәшит Ә. Йөрәге яралы көе китте // Мәдәни җомга. – 2003. – 9 май.
Әгъләмов М. Мәхмүт Хөсәен халык артисты иде... // Татарстан яшьләре. – 2005. – 22 март.
* * *
Хусаинова С. Вспоминая брата... // Татарстан. – 1995. – № 11–12. – С. 28–32.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»