поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ӘХМӘДИЕВ ШӘҺИТ

(1888–1930)

Язучы, журналист, сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе Шәһит Гыймадетдин улы Әхмәдиев 1888 елның 29 декабрендә элекке Казан губернасының Чистай өязе (хәзерге Татарстан Республикасының Чистай районы) Татар Ялтаны авылында туа. Башлангыч белемне үз авылларындагы мәдрәсәдә ала, 1901–1907 елларда Оренбургтагы Вәли хәзрәт мәдрәсәсендә һәм Уфадагы «Галия»дә укый. Шунда ул Галимҗан Ибраһимов белән таныша һәм аның гомерлек дустына әверелә.

1905–1907 еллардагы революция тәэсирендә кузгалган шәкертләр хәрәкәтендә башлап йөрүчеләрнең берсе буларак, Ш.Әхмәдиев мәдрәсәнең һәр икесеннән дә куып чыгарыла һәм, Себер якларына китеп, 1908–1910 елларда Иртеш буендагы татар авылларында балалар укыта, бер үк вакытта бик тырышып үзлегеннән белемен камилләштерү өстендә эшли, телләр өйрәнә.

1910 елның җәендә Ш.Әхмәдиев Казанга килә һәм матбагада хәреф җыючы һәм корректор булып эшли башлый. Шул чорда әдәби иҗат һәм журналистика өлкәсендәге тәүге адымнарын атлый, көндәлек матбугатта төрле хәбәрләр, спектакльләргә, яңа чыккан әдәби китапларга рецензияләр, публицистик мәкаләләрен бастыра, соңга таба «Суга баткан килен» (1912), «Хат һәм җаваплар» (1912), «Шагыйрь моңая» (1913), «Мөгаллим» (1913), «Татар кызына» (1914), «Сагыш» (1914) кебек хикәя һәм нәсерләрен иҗат итә. Шул чорның халыкчан фикерле башка язучылары кебек, Ш.Әхмәдиев тә үзенең әдәби әсәрләрендә һәм мәкаләләрендә милли тәрәккыят, азатлык идеяләрен яклап, тормыштагы гаделсезлеккә, искелеккә каршы чыга, чын дуслыкка, рухи тигезлеккә нигезләнгән саф мәхәббәткә, халыкның аң-белем дәрәҗәсен үстерү юлында армый-талмый хезмәт иткән кешеләргә, мөгаллимнәргә дан җырлый. Әдипнең 1913–1916 еллар арасында «Ак юл» журналында һәм күмәк җыентыкларда басылып чыккан балалар өчен хикәяләре һәм әкиятләре дә шул ук гуманистик рух белән сугарылалар.

Ш.Әхмәдиевнең барлык әдәби әсәрләре, нигездә, 1917 елга кадәр языла. Октябрь инкыйлабыннан соңгы чорда ул күбрәк публицистик мәкаләләр, истәлек язмалары авторы һәм җәмәгать, сәясәт, дәүләт эшлеклесе буларак таныла. 1917 елгы Февраль көннәрендә Мулланур Вахитов белән берлектә Мәркәз мөселман социалистлар комитетында эшли, Казан сәүдә хезмәткәрләре һәм конторчыларның кәсептәшлек оешмасына җитәкчелек итә, соңга таба «Аваз» исемле газета чыгара. 1918 елда Ш.Әхмәдиевне Казан губерна башкарма комитеты әгъзасы итеп сайлыйлар. Башта ул Казан шәһәр мәгариф бүлегенең мөселман шөгъбәсе (секциясе) мөдире, соңыннан (1920 елга кадәр) Казан губернасы мәгариф халык комиссары булып эшли. Бер үк вакытта Бөтенроссия мөселманнарының мәгариф халык комиссары урынбасары вазифаларын да башкара. 1919 елда ул большевиклар партиясенә әгъза итеп алына.

1920–1921 елларда Ш.Әхмәдиев Урта Азиядә халык мәгарифе системасында җитәкче урыннарда эшли: Төркестан автономияле совет җөмһүриятендә мәгариф комиссары, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы рәисе һәм Төркестан Үзәк башкарма комитеты әгъзасы сыйфатында халык арасында уку-укыту эшләрен җайга салу, наданлыкны бетерү, мәдәни-агарту йортларының эшен яхшырту, көндәлек матбугат басмаларын булдыру кебек зарури чараларны уздыруга җитәкчелек итә.

1921 елда Идел буе төбәкләрендә каты ачлык башланып, аңа каршы көрәш мөһим һәм кичектергесез иҗтимагый эшкә әверелгәч, Ш.Әхмәдиев Татарстанга кайта һәм яңадан мәгариф халык комиссары вазифасын үз өстенә ала. Ул гражданнар сугышы елларында тәрбиячесез калган, ачлыктан интеккән ятимнәр өчен балалар йортлары, һөнәр мәктәпләре, эшханәләр ачу, Татарстанда мәгариф системасын яңача үзгәртеп кору, заманча белемле кадрлар әзерләү буенча күп чараларны гамәлгә куя. Бу елларда ул партиянең Татарстан өлкә комитеты әгъзасы, Бөтенсоюз, РСФСР һәм Татарстан Үзәк башкарма комитетлары әгъзасы итеп сайлана, «Мәгариф» журналының җаваплы мөхәррире була.

Шәһит Әхмәдиев озак дәвам иткән каты авырудан 1930 елның 12 августында Казанда вафат була һәм шәһәрнең М.Горький исемендәге Үзәк паркында урнашкан туганнар каберлегенә җирләнә.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Канатлы тай: хикәя. – Казан: Мәгариф, 1921. – 16 б. – 20000 д.
Хан кызы: хикәя. – Казан: Мәгариф, 1921. – 40 б. – 20000 д.
Шәһит Әхмәдиев әсәрләре: хикәяләр / кереш сүз авт. Х.Кәрим. – Казан: Яңалиф, 1930. – 120 б. – 3000 д.
Сайланма әсәрләр / кереш сүз авт. С.Сабиров. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 286 б. – 8000 д.
Ай алдады: хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 11 б. – 17000 д.
Язмыш: хикәяләр, әкиятләр / төз. Ф.Ибраһимова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 160 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Сабиров С., Мулюков М. Кайнар йөрәкле көрәшче // С.Сабиров, М.Мулюков. Көрәштәшләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 122–137 б.
Мәһдиев М. Тарих сәхифәләре // Соц. Татарстан. – 1988. – 29 гыйнв.
Гыйлаҗев Т. Оныттырылган әсәрләр // Казан утлары. – 2003. – № 10. – 156–162 б.

* * *
Мухарямов М. У истоков... // Сов. Татария. – 1989. – 4 янв.

 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»