поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ӘХМӘДИЕВ НУР

Нур Гариф улы Әхмәдиев 1946 елның 14 декабрендә Татарстан Республикасының Азнакай районы Әсәй авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үз авылларында сигезьеллык, Азнакайда унберьеллык мәктәпне тәмамлагач, ул 1965–1970 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә югары белем ала. Аннары туган төбәгенә кайтып, 1970–1977 елларда Сарлы сигезьеллык мәктәбендә укытучы, ВЛКСМның район комитетында бүлек мөдире, секретарь, икенче секретарь, район радиотапшырулар үзәгендә мөхәррир булып эшли. 1977 елның апрелендә Нур Әхмәдиев «Азнакайнефть» идарәсенә эшкә күчә: әүвәл техника кабинеты мөдире, ә 1979 елдан идарәнең нефтьче кадрларны укыту комбинаты директоры вазифаларын башкара.

1984 елда Н.Әхмәдиев гаиләсе белән Әлмәткә күчә һәм берникадәр вакыт бораулау кадрлары мәктәбендә эшләп ала. 1985–1987 елларда Мәскәүдә СССР Язучылар берлегенең Югары әдәби курсларында укый. Курсларны тәмамлап кайткач, аны Татарстан Язучылар берлегенең Әлмәт оешмасына җитәкче итеп сайлыйлар. Бу урында ул 1993 елның ноябренә кадәр эшли. 1994 елның 1 гыйнварыннан Н.Әхмәдиев – «Татнефть» берләшмәсе карамагында үзе оештырып басмага әзерләгән «Хәзинә» исемле татарча газетаның баш мөхәррире хезмәтендә.

Әдәбият мәйданында Нур Әхмәдиев исеме үткән гасырның җитмешенче еллары башында «Ялкын» журналы, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), «Татарстан яшьләре», «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газеталары битләрендә басылган шигырь һәм хикәяләре белән күренә башлый. Соңга таба шигъри цикллары «Идел» альманахында, «Казан утлары» журналында еш басыла. «Литературная Россия» газетасы аша шигырьләре русча тәрҗемәдә киңрәк аудиториягә дә чыга. Беренче шигъри китабы «Аһәң» исеме белән 1980 елда нәшер ителә. Бүгенге көндә ул – төрле жанрда балалар һәм өлкәннәр өчен ике дистәгә якын әдәби китап бастырып чыгарган иң актив язучыларның берсе. Аның шигырь җыентыклары, балаларга атап язган әкиятләре, маҗаралы хикәя һәм повестьлары («Күктә ничә йолдыз бар?», «Аксак төлке», «Атларым, колыннарым» һ.б.), соңгы елларда «Аргамак» журналында дөнья күргән «Гречанкам минем» повесте, «Кайту» исемле киноповесте, «Казан утлары»нда басылган «Амбирак, яки Кара каен кыйссасы» укучылар тарафыннан яратып кабул ителәләр.

Н.Әхмәдиев җыр жанрында да актив иҗат итә. Аның шигырьләренә төрле авторлар тарафыннан дистәләрчә көй языла. 1992 елда «Уятмакчы булсаң халык күңелләрен» җыр бәйгесендә үзешчән композитор З.Сафиуллин белән берлектә иҗат ителгән «Бәхет төне» дигән җыры лауреат исеменә лаек була. Балалар өчен шигъри әсәрләр, әкиятләр, табышмаклар тупланган «Чәк-чәк» җыентыгы исә 1999 елда балалар арасында иң күп укылган китап итеп таныла.

1989–1994 елларда Әлмәт шәһәр советында депутат булып тора. 1998 елда Кембридждагы (Англия) Интернациональ биографик Үзәк һәм Америка биография институты чакыруы белән Яңа Орлеан шәһәрендә (АКШ, Луизиана штаты) җыелган ХХV халыкара конгресста катнаша һәм бөтен кыйтгалардан килгән делегатлар каршында татарча шигырь сөйли.

1994 елда Нур Әхмәдиевкә «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә, ул – 1998 елдан Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге әгъзасы.

Н.Әхмәдиев – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Аһәң: шигырьләр / кереш сүз авт. Г.Афзал. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 136 б. – 3000 д.
Бал яңгыры: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 24 б. – 10000 д.
Ак бишегем: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 88 б. – 2400 д.
Кояш эзләүче малай: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 112 б. – 15000 д.
Күктә ничә йолдыз бар?: фантастик повесть, әкиятләр, лирик, юмористик шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 224 б. – 15000 д.
Яралы күк: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 112 б. – 2000 д.
Күзгә-күз: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1996. – 288 б. – 3000 д.
Атларым, колыннарым: балалар өчен повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 192 б. – 5000 д.
Чәк-чәк: балалар өчен шигырьләр, шигъри әкиятләр, табышмаклар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 33 б. – 5000 д.
Чакматаш: шигырьләр. – Казан: Рухият, 2000. – 512 б. – 3000 д.
Сайланма әсәрләр: 4 томда. – Казан: Рухият, 2001–2003. – 2000 д.
1 т.: шигырьләр, поэмалар, балладалар. – 2001. – 560 б.
2 т.: балалар өчен шигырьләр, хикәяләр, табышмаклар, әкиятләр, поэмалар, повестьлар. – 2002. – 464 б.
3 т.: лирик, юмористик, сатирик хикәяләр, юморескалар, маҗаралы повесть, юлъязма. – 2002. – 384 б.
4 т.: повестьлар, хыялый киносценарий. – 2003. – 368 б.
Амбирак: повестьлар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 367 б. – 3000 д.
Абага чәчәге: җырлар, шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. –367 б. – 2000 д.

* * *
Созвездие Сююмбеки: стихи современных татарских поэтов. – М.: Современник, 1988. – С. 393–411.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Бәдретдинов И. Тормыш сулышы // Татарстан яшьләре. – 1980. – 20 дек.
Гафиятов А. Кеше булып каласы // Татарстан яшьләре. – 1988. – 31 гыйнв.
Фәтхетдинов Ә. Күк саулыгын саклаучы егет // Шәһри Казан. –1995. – 20 гыйнв.
Афзал Г. Шагыйрьнең уңышы // Ватаным Татарстан. – 1995. – 24 гыйнв.
Габиди Ә. Бу – вакыт җәзасымы?.. // Шәһри Казан. – 1995. – 4 авг.
Гамбәр Н. Каеннар яктысында // Казан утлары. – 1996. – № 12. – 55–56 б.
Асылов Д. Утлы арыш // Ватаным Татарстан. – 1997. – 7 февр.
Маликов Р. Галәмәтион йолдыз // Аргамак. – 1998. – № 4. – 130–133 б.
Кәшфиева Л. «Атларым, колыннарым» // Казан утлары. – 1999. – № 10. – 180–181 б.
Әхмәтшина Ф. «Минем туган көнем» // Мәгариф. – 2002. – № 3. – 18–20 б.
Кәшфиева Л. Нур Әхмәдиевнең «Амбирак, яки Кара каен кыйссасы» повестенда реаль чынбарлык һәм язучы уйдырмасы // Материалы итоговой научно-практической конференции Татарского гуманитарного института. – 2003. – 97–100 б.
Юнысова А. Ак каеннар яктысы // Ватаным Татарстан. – 2003. – 5 март.
Мәрданова З. Җәннәт аналарның аяк астында // Фән һәм мәктәп. – 2003. – № 6. – 45–46 б.
Әхмәдиев Н. Вакыт арбасы // Ватаным Татарстан. – 2006. – 6 дек.
Кәшфиева Л. Абага чәчәк атканда // Мәдәни җомга. – 2006. – 15 дек.

 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»