поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХӘЛИУЛЛИНА РОЗА

Шагыйрә Роза Заһит кызы Хәлиуллина 1931 елның 14 июнендә Татарстанның Актаныш районы Әҗәкүл авылында туа. Гомуми белем бирү мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлаганнан соң, ул шул районның Такталачык хастаханәсе каршында ачылган алты айлык курсларда укый һәм 1948 елга кадәр шул хастаханәдә күз авырулары буенча шәфкать туташы булып эшли. 1948 елда Казанга килеп, җиңел сәнәгать буенча һөнәри училищега укырга керә, аны тәмамлагач, дүрт ел Казан аяк киемнәре комбинатында оператор булып эшли. Бер үк вакытта эшче яшьләрнең кичке урта мәктәбендә укый.

1952–1956 елларда Роза Хәлиуллина – медицина училищесы студенты. Училищены тәмамлагач, ул озак еллар Казанның төрле медицина оешмаларында һәм сәнәгать предприятиеләренең табиблык пунктларында шәфкать туташы, наркотизатор-анестезист, реаниматор, медпункт мөдире, балалар табибәсе булып эшли, 1965–1969 елларда, читтән торып укып, Казан дәүләт медицина институтының дүрт курсын тәмамлый. 1978 елдан ул – профессионал язучы.

Р.Хәлиуллина иҗат эше белән узган гасырның алтмышынчы елларыннан шөгыльләнә башлый. Шигырьләре республика көндәлек матбугатында, күмәк җыентыкларда («Беренче карлыгачлар», 1969; «Беренче адымнар», 1971; «Кызлар җыры», 1977) басыла, нәниләр өчен «Бөрлегәнгә медаль» (1973) һәм «Чүкеч – нәни булышчы» (1977) дигән беренче китаплары дөнья күрә. Алга таба ул күп кенә лирик шигырьләр һәм поэмалар иҗат итә. Алар соңыннан «Агыйдел – аккош иле» (1979) һәм «Идел суы илле батман» (1984) исемле шигъри җыентыкларында урын ала. Шагыйрәнең иҗаты тормышчан табигый яңгырашы, хисләренең эчкерсезлеге белән җәлеп итә. Аның лирик герое тормышның әчесен-төчесен татыган, авыр еллар сынавына дучар булса да оптимистик рухын югалтмаган хатын-кыз булып күз алдына килеп баса.

Р.Хәлиуллина – 1981 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Бөрлегәнгә медаль: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 30 б. – 10000 д.
Чүкеч – нәни булышчы: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1977. – 32 б. – 10000 д.
Агыйдел – аккош иле: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 144 б. – 3500 д.
Идел суы илле батман: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 80 б. – 2100 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Габиди Ә. Нәниләр дөньясында // Татарстан яшьләре. – 1978. – 9 дек.
Маннапов Ш. Аккошлар иленнән // Соц. Татарстан. – 1980. – 22 май.
Сибгатуллина Т. Шәфкатьлелек // Казан утлары. – 2001. – № 6. – 188 б.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»