поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХӘКИМ ЗӨЛФӘТ

Язучы-прозаик, драматург, шагыйрь һәм эстрада җырчысы Зөлфәт Хәким (Зөлфәт Зөфәр улы Хәкимханов) 1960 елның 11 августында Татарстанның Түбән Кама районы Шәңгәлче авылында туа. 1977 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыт Казанда С.Горбунов исемендәге заводта һәм Түбән Кама сантехника заводында слесарь булып эшли. 1978–1980 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. Армиядән соң Түбән Кама шәһәрендә «Түбәнкаманефтехим» җитештерү берләшмәсендә слесарь, «Түбәнкамашин» заводында инженер вазифаларын башкара. 1982 елның җәеннән 1988 елның апреленә кадәр «Татэнергострой» төзелеш идарәсенең Түбән Камадагы «Строитель» клубында сәнгать җитәкчесе, аннары берничә ай шәһәрнең Пионерлар йортында әдәбият студиясе җитәкчесе булып эшли. Шул елларда ул Казан дәүләт химия-технология институтының Түбән Кама филиалында укып, инженер белгечлегенә ия була.

1988 елның ахырларында З.Хәкимне Татар дәүләт филармониясенә автор-башкаручы җырчы сыйфатында эшкә чакыралар. Анда ул 1989 елның июненә кадәр эшли, аннары К.Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия театрында әдәби бүлек мөдире, Татарстан Милли әдәбият һәм сәнгать музеенда әдәбият клубы һәм клуб каршындагы эстрада төркеме җитәкчесе вазифаларын башкара. Узган гасырның туксанынчы елларының урталарыннан З.Хәким профессионал язучы сыйфатында, нигездә, әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

З.Хәкимнең иҗатка тартылуы 1980 елларда башлана. Сиксәненче еллар ахырыннан башлап «Идел», «Сөембикә», «Чаян», «Казан утлары» журналларында аның шигырьләре, сатирик хикәяләре басыла, бер бәйләм шигырьләре һәм җырлары (иллеләп шигырь) «Бер тауда ун чишмә» исемле күмәк җыентыкка (1992) урнаштырыла, беренче пьесасы – «Су төбендә сөйгәнем» дигән комедиясе язылып, 1992 елда Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела һәм тамашачыларның игътибарын җәлеп итә. Бер үк вакытта аның, үзе иҗат иткән шигырь-җырларын рок стилендәге музыкага салып, гитара белән сәхнәдән үзе башкаруы халык арасында кызыксыну уята һәм ахырда җырчы-авторга киң танылу китерә. Заманча музыкаль композицияләр ритмында башкарылган «Җырларым-хыялларым», «Ярым ай», «Төнге сәяхәт», «Болгар кызы», «Газиз халкым», «Нәрсә булды сиңа бүген?..», «Сафлык» кебек эстрада җырлары язучы иҗатының гаять тә үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итәләр. Болардан тыш З.Хәким – юмор-сатира жанрында актив эшләүче оста хикәяче дә («Ахырзаман», «Колорадо коңгызы», «Беренче мәхәббәт», «Гонорар», «Нурулланың эмигрант Сөнгатуллага язган хаты», «Төнге маҗаралар», «Контра» һ.б.). Бу жанрда аның «Агымсуда ни булмас…» дигән романы, «Кишер басуы» кебек повестьлары да бар.

З.Хәким – бүгенге татар театры сәхнәсен заманча репертуар белән баетучы төп авторларның берсе. 1992 елда беренче пьесасы куелганнан соң, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә генә дә драматургның «Кишер басуы» (шул исемдәге сатирик повестеннан эшләнгән инсценировка), «Җүләрләр йорты», «Карак», «Күрәзәче», «Мин төш күрдем», «Килә ява, килә ява», «Телсез күке», «Бит», «Мылтык» кебек пьесалары зур уңыш казана. Болардан «Телсез күке» драмасы 2004 елда узган «Яңа татар пьесасы» конкурсында беренче урынны яулый, шул ук конкурста аның «Бит» дигән пьесасы да махсус бүләк белән билгеләп үтелә. 2009 елда З.Хәким «Телсез күке» драмасы өчен Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Әдәби җәмәгатьчелекнең гомум фикеренчә, язучының күптармаклы әдәби иҗаты юмор-сатира элементларына, әкияти символик образларга бай язу стиле, тормышчан чынлыгы, фикри кыюлыгы һәм сәнгати-милли үзенчәлекләре белән бүгенге татар әдәбияты һәм сәнгате мәйданында аерым бер күренеш буларак тәкъдир ителә.

З.Хәким – Халыкара ПЕН-клубның Татар ПЕН-үзәге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Ышанырга кирәк…: сатирик һәм юмористик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 119 б. – 5000 д.
Ахырзаман: хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 31 б. – 10000 д.
Агымсуда ни булмас...: сатирик роман һәм повестьлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 247 б. – 7000 д.
Сайланма әсәрләр: 3 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997.
1 т.: роман. – 400 б. – 10000 д.
2 т.: повестьлар, хикәяләр. – 384 б. – 7000 д.
3 т.: пьесалар. – 336 б. – 3000 д.
Мин төш күрдем…: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 367 б. – 2000 д.
Сентябрь алмалары: афоризмнар, шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 126 б. – 2000 д.
Телсез күке: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 480 б. – 2000 д.
* * *
Трясина роман / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1999. – 432 с. – 5000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гыйләҗева Ф. Дөньяны «җүләрләр» үзгәртә // Ватаным Татарстан. – 1996. – 8 март.
Зәйнуллин З. Кыю кыен ашый // Ватаным Татарстан. – 1996. – 2 апр.
Низам Г. Кем ничек ярата // Татарстан яшьләре. – 1998. – 31 гыйнв.
Сибат Р. Зөлфәт Хәкимнең «Гөнаһ»ы, ягъни Төп Мәгънә // Шәһри Казан. – 1998. – 13 февр.
Әхмәдуллин А. «Күрәзәче»нең ялгышы // Ватаным Татарстан. – 1998. – 15 май.
Әхмәдуллин А. Әдәби вакыйга бу // Казан утлары. – 1998. – № 11. – 184–187 б.
Зәйнуллин З. Минем төш күрүем // Шәһри Казан. – 2000. – 2 июнь.
Саттарова А. З.Хәким һәм Ф.Бәйрәмова драматургиясенең үзенчәлекләре // Милли мәдәният. – 2001. – № 1. – 63–66 б.
Хөснетдинова Л. Күз күрмәс сызыклар // Мәйдан. – 2003. – № 7. – 106–108 б.
* * *
Стрельникова О. Реквием по живым // Респ. Татарстан. – 1996. – 28 марта.
Даутова Р. «Просто я талантливый. И сильный духом» // Конец недели. – 1997. – № 20. – С. 9.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»