поиск новостей
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 08 Май
  • Сания Каюмова - актриса
  • Равил Рахмани - әдәбиятчы
  • Җәүдәт Гыйлманов - продюсер
  • Габдулла Кариев (1886-1920) - актер, режиссер
  • Азат Хөсәенов - композитор
  • Айсылу Галиева - журналист
  • Лилия Кадыйрова - журналист
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХИСМӘТ РИФКАТ

Ульянов шәһәрендә яшәп иҗат итүче Рифкат Хисмәт (Рифкат Әхмәдулла улы Хисмәтов) 1939 елның 13 июлендә Татарстанның Чүпрәле районы Татар Саплыгы авылында крәстиян гаиләсендә туа. Әтиләре сугышта һәлак булып, ятим калган дүрт бала әниләре кулында тәрбияләнеп үсә. Сабый чагында имгәнеп күзләре зәгыйфьләнгән Рифкат, ары таба укуын югары уку йортында дәвам итәргә табиблар киңәш итмичә, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң хезмәт юлын башларга мәҗбүр була: әүвәл туган авылы колхозында терлекче, аннары 1960 елда комсомол юлламасы белән Яңа Ульянов шәһәрендәге цемент заводы төзелешенә китеп, ундүрт ел шунда хезмәт итә, соңга таба Ульянов шәһәрендә сукырлар җәмгыятенең «Автоконтакт» оешмасында озак еллар эшләп лаеклы ялга чыга.

Р.Хисмәт мәктәптә укыганда ук әдәбиятка, шигърияткә тартыла. Яшүсмернең 1954 елда ук район газетасында шигырьләре басыла башлый. Тора-бара аның шигырьләре, чәчмә язмалары Татарстан Республикасы газеталарында, «Ялкын», «Чаян» журналларында һ.б. көндәлек матбугат басмаларында даими күренә килә. Соңгы ун-унбиш елда ул бигрәк тә Ульянов шәһәрендә татар телендә чыга торган «Өмет» газетасы белән иҗади хезмәттәшлек итә.

Р.Хисмәт – халыкчан рухлы шагыйрь. Ул бик еш халык алдында – клубларда, мәктәпләрдә, төрле мәдәни, дини, милли бәйрәмнәрдә чыгышлар ясый, шигырьләрен укый. Аның шигърияте үзенең асыл эчтәлегендә туган телгә, туган туфракка, милли-мәдәни һәм тарихи мирасыбызга, милли гореф-гадәтләргә самими тирән мәхәббәт хисләре белән сугарылган. Алар публицистик яңгырашлы, арада юмор-сатира әсәрләре, нәниләргә багышланган үгет-нәсихәт әсәрләре дә байтак.

2000 елда Ульянов шәһәрендә Р.Хисмәтнең күпьеллык шигъри иҗатын тәшкил иткән «Үз сукмагым» исемле китабы басылып чыга.

Р.Хисмәт – 2004 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Үз сукмагым: шигырьләр. – Ульяновск: Печатный двор өлкә матбагасы, 2000. – 103 б. – 500 д.
Күңелем көзгесе: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 159 б. – 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Абязов А. Шагыйрьлеккә диплом якламыйлар // Яңа юл (Чүпрәле). – 1982. – 7 нояб.
Сафиуллина Г. «Кырыс, әмма юмарт булды язмыш минем» // Өмет. – 1999. – 10 июль.
Рәхимова Д. Җырлы сукмак // Өмет (Ульянов). – 2001. – 17 февр.
Иделбикә. Гамәл кайтавазлары // Өмет (Ульянов). – 2001. – 4 авг. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»