поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ХИСАМОВ НУРМӨХӘММӘТ

Әдәбият галиме, шагыйрь, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов 1937 елның 24 мартында Татарстанның Чүпрәле районы Мунчәли авылында умартачы гаиләсендә туа. Җидееллык белемне 1944–1951 елларда Мунчәли мәктәбендә алып, сигезенче-тугызынчы сыйныфларда Яшел Үзән шәһәренең 5 нче татар мәктәбендә укый, унынчы сыйныфны исә Чүпрәле урта мәктәбендә тәмамлый. 1955 елда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга кереп, аны 1960 елда тәмамлый һәм Чүпрәле район газетасы «Коммунар»га бүлек мөдире итеп эшкә җибәрелә. 1962–1965 елларда ул Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасында профессор Хатип Госман җитәкчелегендә аспирантура үтә һәм ХХ йөз башы татар шигърияте буенча гыйльми тикшеренүләр алып бара.

1965–1969 елларда Н.Хисамов Казан оптика-механика заводының «Җиңү байрагы» исемле эшчеләр газетасының мөхәррире булып эшли. 1969 елның декабреннән ул – СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында (хәзер Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты) гыйльми эштә: әүвәл кече фәнни хезмәткәр, әйдәүче фәнни хезмәткәр, 1987 елдан – текстология һәм кулъязмалар бүлеге мөдире, 2000 елдан 2006 елга кадәр – институтның директоры. Бүгенге көндә ул – институтта җәмәгатьчелек белән багланышлар буенча директор урынбасары хезмәтендә.

Н.Хисамов Мәскәүнең Дөнья әдәбияты институтында 1980 елда – кандидатлык, 1996 елда филология буенча докторлык диссертациясе яклый. Диссертацияләренең икесе дә урта гасыр төрки-татар шигърияте үсешенә багышланган.

Көндәлек матбугатта Н.Хисамов 1952 елдан бирле языша: беренче язмалары «Зеленодольский рабочий» газетасында басыла башлый. 1967 елда «Яз миңа чәчәкләр китерә» исемле кечкенә генә шигъри җыентыгы дөнья күрә. Ары таба да матбугатта аның шигырь бәйләмнәре даими чыга тора, кайбер лирик шигырьләренә Н.Җиһанов, Р.Яхин, С.Садыйкова, Р.Ахияровалар тарафыннан көйләр языла. Н.Хисамовның нигездә кыска лирик шигырьләрдән, дүртьюллыклардан торган шигъри иҗатының төп эчтәлеген яшәү мәгънәсе, милләт язмышы, халык тарихы, намус, әхлак һәм дуслык турында фәлсәфи уйланулары тәшкил итә.

Шулай да Н.Хисамов киң җәмәгатьчелеккә башлыча әдәбият галиме буларак билгеле. Ул – татар халкының газиз китабы «Кыйссаи Йосыф» турында дүрт монография һәм күпсанлы гыйльми мәкаләләр авторы. Аның «Поэма «Кысса-и Йусуф» Кул Али» исемле русча монографиясе 1979 елда Мәскәүнең «Наука» нәшриятында басыла, татарча «Бөек язмышлы әсәр» китабы 1984 елда Казанда чыга. «Кыйссаи Йосыф» әсәре, гомумән, галим-әдипнең бөтен иҗатында үзәк урынны били. Монографик хезмәтләренең логик дәвамы буларак ул «Йосыф-Зөләйха» дигән драма яза («Мирас», 1991, № 6–7) һәм поэманың хәзерге татар әдәби теленә шигъри тәрҗемәсен эшли. Тәрҗемәнең ике басмасы – кириллицада һәм бер басмасы латин графикасында дөнья күрә. Ниһаять, 2001 елда галимнең «Сюжет Йусуфа и Зулейхи в тюрко-татарской поэзии ХIII–ХV вв. (Проблема версий)» исемле күпьеллык гыйльми тикшеренүләренә йомгак рәвешендә язылган өченче монографик хезмәте басылып чыга. Хезмәт 2002 елда Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге бүләгенә лаек була.

Галим фәлсәфи мәсьәләләргә кагылышлы махсус хезмәтләр язмаса да, аның монографияләрендә фәлсәфи проблема һәм мотивлар даими чагылыш таба. Урта гасырның зур сәнгатькәрләре иҗатында фәлсәфи мәсьәләләр куелышы монографияләрнең аерым бүлекләрендә яктыртыла. Кыскасы, галимнең тикшеренүләрендә фәлсәфи аспект синкретик рәвештә генә түгел, бәлки махсус проблематика яссылыгында карала.

Н.Хисамовның зур бер цикл әдәби-гыйльми мәкаләләре ХХ йөз башы шигъриятенә карый. Аларда Тукай, Дәрдемәнд һәм С.Рәмиев иҗатларының төрле ягы яктыртыла. Хәзерге шагыйрьләрдән Р.Фәйзуллин, Р.Харис, Р.Миңнуллин һәм З.Мансуров иҗатларына багышланган әтрафлы мәкаләләрне дә шулар исәбенә кертергә мөмкин. Язучының әдәби тәнкыйть, әдәби-гыйльми мәкаләләре, иҗат портретлары һәм публицистикасы аның «Бәрәкәтле чишмәләр» җыентыгында (1987) һәм 2004 елда «Мәгариф» нәшриятында басылып чыккан «Хәтер сагында» исемле китабында урын ала.

Н.Хисамов алты томлы «Татар әдәбияты тарихы»ның беренче һәм дүртенче томнарына – фәнни редактор, алтынчы томына җаваплы редактор була; аның җитәкчелегендә һәм мөхәррирлегендә 1999 елда «Фән» нәшриятында «Средневековая татарская литература» дигән күмәк монография басыла. Авторларның берсе буларак, бу уртак хезмәтнең бүлекләрен һәм гомумконцептуаль-теоретик нигезләрен бәян иткән кереш һәм йомгаклау мәкаләләрен язуда ул турыдан-туры катнаша.Н.Хисамовның халыкара конгрессларда урта гасыр төрки-татар әдәбияты проблемаларын яктырткан фәнни чыгышлары Кол Галине татар шигърияте классигы буларак танытуда һәм аның бөтен урта гасыр төрки шигърияте үсешенә тирән йогынтысын ачуда аеруча зур роль уйный. Бу хезмәте өчен аңа 1995 елда Кол Гали исемендәге Халыкара премия бирелә.

Ул – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе (1997), Халыкара төрки академиянең хакыйкый әгъзасы, шулай ук 2002–2005 елларда Татарстан Язучылар берлегенең кабул итү коллегиясендә әгъза булып тора.

Н.Хисамов – 1984 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Яз миңа чәчәкләр китерә: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1967. – 22 б. – 8000 д.
Бөек язмышлы әсәр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 336 б. – 2000 д.
Бәрәкәтле чишмәләр: әдәби тәнкыйть мәкаләләре, рецензияләр / кереш сүз авт. Г.Ахунов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 150 б. – 1200 д.
Тукайны төшенү юлында. – Казан: ТаРИХ, 2003. – 78 б. – 500 д.
Хәтер сагында: әдәби-фәнни мәкаләләр, иҗат портретлары һәм публицистика. – Казан: Мәгариф, 2004. – 641 б. – 1000 д.
Кол Гали һәм төрки йосыфнамә. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 208 б. – 2000 д.
Галим, шагыйрь, шәхес. – Казан: Алма-Лит., 2007. – 304 б. – 300 д.

* * *
Кол Гали. Кыйссаи Йосыф / хәзерге әдәби телгә Н.Хисамовның шигъри тәрҗемәсе. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 221 б. – 100000 д.
Кол Гали. Йосыф кыйссасы. – Төз., тулыл. басма. – Казан: Раннур, 2000. – 239 б. – 50000 д.
* * *
Поэма «Кысса-и Йусуф» Кул Али: монография: анализ источников сюжета и авторского творчества. – М.: Наука, 1979. – 254 с. – 1150 экз.
Сюжет Йусуфа и Зулейхи в тюрко-татарской поэзии ХIII–ХV вв. (Проблема версий): монография. – Казань: Идел-Пресс, 2001. – 216 с. – 500 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Госманов М. Яңа сәхифәләр ачыла // Казан утлары. – 1980. – № 10. – 155–158 б.
Рәшитов Ә. Мирас // Соц. Татарстан. – 1987. – 24 март.
Мәхмүтов Х. Чишмәләр тирәннән ургыла // Татарстан яшьләре. –1988. – 13 март.
Галимуллин Ф. Матур бүләк // Соц. Татарстан. – 1990. – 11 февр.
Ахунов Г. Галимнең гаилә бәхете // Мәдәни җомга. – 1997. – 30 май.
Надиров И. Галим, шагыйрь, шәхес // Ватаным Татарстан. – 1997. –30 май.
Нәккаш-Исмәгыйль Н. Галимнең уңышы, укучының куанычы // Мәдәни җомга. – 2001. – 19 окт.
Гыйльманов Г. Тамырлар кайдан килә? // Мәдәни җомга. – 2004. – 10 дек.
Заһир И. Тукайны төшенү юлында // Татар иле. – 2005. – № 16 (апр.).
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»