поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ХИСАМОВ НУРМӨХӘММӘТ

Нурмөхәммәт Шаһвәли улы Хисамов 1937 елның 24 мартында Татарстан АССРның Чүпрәле районы Мунчәли авылында колхозчы гаиләсендә туган. Мунчәли җидееллык мәктәбен бетергәннән соң, 1951—1953 елларда Зеленодольск шәһәрендәге 5 нче номерлы татар урта мәктәбендә укый, аннары Иске Чүпрәле мәктәбенең унынчы классын тәмамлый. 1955—1960 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетында югары белем ала. Университетны тәмамлагач, ике елга якын Чүпрәле район газетасы («Коммунар») редакциясендә хатлар бүлеге мөдире хезмәтендә була. 1962—1965 елларда Н. Хисамов Казан университетының татар әдәбияты кафедрасы каршындагы аспирантурада укый, аннары 1969 елга кадәр Казанда «Җиңү байрагы» исемле күп тиражлы газета редакторы булып эшли.

1969 елдан бирле Н. Хисамов — СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты фәнни хезмәткәре. 1980 елның апрелендә ул МәскәүдәМ. Горький исемендәге Дөнья әдәбияты институтында борынгы болгар-татар шагыйре Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасына багышланган фәнни хезмәте нигезендә кандидатлык диссертациясе яклый. Ул—1963 елдан КПСС члены.

Н. Хисамов үзенең әдәби парчалары һәм шигырьләре белән көндәлек матбугатта 1955 елдан катнаша башлый. 1965 елда яшь авторның бер төркем шигырьләре «Дуслык» исемле күмәк җыентыкка кертелә, ә 1967 елда «Яз миңа чәчәкләр китерә» дигән мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә.

1959 елдан башлап Н. Хисамов әдәбият белеме һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә активрак эшли. Аның Г. Тукай, Дәрдмәнд, Ш. Мөдәррис, 3. Нури, Л. Ихсанова, Г. Афзал, X. Камал, Р. Харис кебек шагыйрьләр иҗатына багышланган әдәби тәнкыйть мәкаләләре бар. Тикшеренүче галим буларак ул урта гасыр төрки шагыйре, болгар-татар язма әдәбиятына нигез салучы Кол Гали иҗатын өйрәнүгә аеруча күп көч куя. Аның 1979 елда Мәскәүнең «Наука» нәшриятында басылып чыккан «Кысса-и Йусуф» Кул Али (анализ источников сюжета и авторского творчества)» исемле монографиясе гомумсоюз матбугатында югары бәя алды. 1984 елда бу хезмәт, яңа мәгълүматлар һәм киңрәк гомумиләштерүләр белән баетылып, Татарстан китап нәшриятында татар телендә дә басылды («Бөек язмышлы әсәр»).

Н. Хисамов— 1984 елдан СССР Язучылар союзы члены.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)

Аның турында

Әлфәт ЗАКИРҖАНОВ. ШИГЪРИ ҖАНЛЫ ГАЛИМ 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»