|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Татар җырлары | Тексты татарских песенБу бүлектә сез популяр татар җырларының текстларын табарсыз. Татар халык җырлары, заманча әсәрләр, татар эстрадасы хитлары. В этом разделе вы найдете тексты популярных татарских песен.Хәерле юл тели һәйкәлләр (Лилия Хәмитова)Һәлакәттән безне кисәткәндәй,
Юл буенда кала һәйкәлләр.
Бу юлларда күпме яшь гомерләр
Фани дөньялардан киткәннәр.
Сак йөрегез зур юлларда,
Юлыкмый хәвефләргә.
Хәерле юл барчагызга
Киләчәк гомерләрдә.
Сак йөрегез зур юлларда,
Юлыкмый хәвефләргә.
Куелмасын һәйкәлләр дә
Озын юл буйларында.
Күрәчәккә ахры җилкенгәндәй,
Ашкындык шул, безне күрегез.
Тик бер генә килә бит гомерләр
Яшәү кадерләрен белегез.
Сак йөрегез зур юлларда,
Юлыкмый хәвефләргә.
Хәерле юл барчагызга
Киләчәк гомерләрдә.
Сак йөрегез зур юлларда,
Юлыкмый хәвефләргә.
Куелмасын һәйкәлләр дә
Озын юл буйларында.
Юл чыгарга сакчы фәрештәдәй
Хәерле юл тели һәйкәлләр.
Исән-имин сезне күрсен, диләр,
Ераклардан өзелеп көткәннәр.
Сак йөрегез зур юлларда,
Юлыкмый хәвефләргә.
Хәерле юл барчагызга
Киләчәк гомерләрдә.
Сак йөрегез зур юлларда,
Юлыкмый хәвефләргә.
Куелмасын һәйкәлләр дә
Озын юл буйларында. |
Иң күп укылган
|