поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 14.05 "Сөннәтче бабай". Кариев театры, 18:30.
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Ак чәчәкләр кебек...". Кариев театры, 18:30.
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Корт". Кариев театры, 18:30.
  • 17.05 "Йосыф". Кариев театры, 18:00.
  • 18.05 "Әлифба: Хәрефләр дөньясында". Кариев театры, 13:00.
  • 18.05 "Ромео һәм Джульетта". Кариев театры, 18:00.
  • 19.05 "Бәхетле көнем". Кариев театры, 13:00.
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
  • 21.05 "Мио, минем Мио!". Кариев театры, 18:30.
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 14 Май
  • Гайфулла Абзалов - җырчы
  • Дамир Шакиров - нәшир
  • Нияз Рахман - журналист
  • Рафаэль Мостафин (1931-2011) - язучы, җәмәгать эшлеклесе
  • Лотфулла Шәфигуллин - дәүләт эшлеклесе
  • Гөлфия Гарифуллина - журналист
  • Марат Нуриев - дәүләт эшлеклесе
  • Валерия (Иман) Порохова (1940-2019) - тәрҗемәче
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ХАРИС РЕНАТ

Шагыйрь Ренат Харис (Ренат Мәгъсүм улы Харисов) 1941 елның 6 маенда Ульяновск өлкәсенең Богдашкино районы Зирекле Күл (Елховое Озеро) авылында укытучы гаиләсендә туган. Бала чагы һәм мәктәп еллары Татарстанның Буа районында уза. 1958 елны Буа шәһәрендә А. В. Луначарский исемендәге урта мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, 2 номерлы Төзү-монтаж идарәсендә (СМУ-2) бер ел чамасы слесарь-сантехник булып эшли. 1959—1963 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетында укый. Институтны югары дәрәҗәле диплом алып тәмамлаганнан соң, Арча педагогия училищесында рус теле һәм әдәбияты укытучысы (1963—1964), ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында пропаганда буенча инструктор (1964—1965), аннары, 1965—1971 еллар арасында, «Татарстан яшьләре», «Яшь ленинчы» газеталары редакциясендә әдәби хезмәткәр, җаваплы секретарь («Яшь ленинчылда) һәм 1971—1973 елларда Татарстан Язучылар союзы идарәсенең җаваплы секретаре вазифаларын башкара. 1973 елда Р. Харис Татарстан АССР Культура министры урынбасары итеп билгеләнә һәм бу хезмәтендә 1982 елга кадәр була. 1982 елдан ул «Казан утлары» журналының баш редакторы булып эшли.

Р. Харис— 1968 елдан КПСС члены.

Р. Харис — әдәбият мәйданына алтмышынчы еллар башында килгән һәм беренче адымнарыннан ук шигърияттә үз сөйләү формасын, үз стилен булдырырга тырышкан үзенчәлекле шагыйрьләрдән берсе. Республика көндәлек Матбугатында аның исеме 1962—1963 елларда күренә башлый, 1968 елда «Беренче карлыгачлар» сериясендә тәүге җыентыгы («Җир һәм кеше»), ә тагы бер елдан «Кайтаваз» исемле китабы басылып чыга. Хәзер ул — Казан, Мәскәү нәшриятларында татар телендә һәм русча тәрҗемәдә дөнья күргән дистәдән артык шигъри тупланма авторы. Аларның һәммәсе диярлек әдәби тәнкыйтьтә уңай бәя алды һәм укучыларның игътибарын казанды.

Р. Харисның шигъри әсәрләре заманча үткен яңгырашы, интернациональ рухы, образлы фикерләүдәге яңача алымнары, кыю метафоралары һәм чагыштырулары, форма өлкәсендәге оригиналь табышлары белән җәлеп итә. Ул поэзиянең тематикасын, жанр чикләрен төрләндерү, шигъри сүзнең җегәрен, эчке куәтен арттыру, чорның олы проблемаларын лирик чаралар ярдәмендә үтемлерәк итеп җанландыру юнәлешендә өзлексез эзләнә, фикер-хисне укучыга сурәтле итеп җиткерү өчен халык иҗаты символикасыннан һәм әдәбият-сәнгатьтәге шартлы алымнардан мул файдалана.

Шагыйрь үзенең шигырь һәм поэмаларында халкыбызның тарихи яшәеше, кеше шәхесенең тормыштагы урыны, җәмгыять каршындагы җаваплылыгы, буыннар дәвамлылыгы турында уйлана, заманның әхлакый, рухи, иҗтимагый күренешләренә, үзгәрешләренә үзенең фәлсәфи һәм гражданлык мөнәсәбәтен белдерә. Шагыйрь әсәрләренең лирик герое җирнең иминлеге, халыкларның азатлыгы, интернациональ бердәмлеге хакына яши, дөньяның, табигатьнең матурлыгын күреп соклана һәм ул матурлыкның мәңге дәвам итәчәгенә зур өмет баглый. Гомумән, халыкның тарихи үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге, кеше һәм табигать, аларның үзара багланышы — шагыйрь иҗатында үзәк темалардан санала. «Мулланур», «Камил Якуб», «Рәссам», «Җәлилчеләр», «1972 ел икмәге», «Ат иярләү», «Ант суы» исемле поэмалар, Ф. Кәрим, Дәрдмәнд, Табигать, Вакыт, Җир, Мәхәббәт һ. б. турындагы шигъри цикллар, «Кеше» ораториясе шагыйрьнең шушы олы темаларны яктырту юлларындагы җитди тәҗрибәләре булып тора.

«Кеше» ораториясен иҗат иткәне өчен шагыйрь Р. Хариска һәм композитор М. Яруллинга 1972 елда Татарстан комсомолының Муса Җәлил исемендәге премиясе бирелде. «Литературная Россия» атналык газетасында басылган шигырьләр циклы өчен ул шулай ук газетаның махсус премиясе белән бүләкләнде (1979).

Р. Харис Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1972) һәм Каракалпак АССРның атказанган культура работнигы (1980) дигән мактаулы исемнәр йөртә.

Р. Харис—1968 елдан СССР Язучылар союзы члены.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»