(1885–1974)
Казан шәһәрендә дөньяга килә. Хатын-кызлардан беренче татар артисткасы, милли театрга башлап нигез салучыларның берсе. Татар сәхнәсенең күренекле эшлеклесе. 1907 елда И.Кудашев-Ашказарский труппасында(соңрак «Сәйяр») эшли башлый. 1912 елда Уфада «Нур» исемле икенче профессиональ татар труппасын оештыра һәм 1918 елга кадәр шунда артистка, режиссер, җитәкче була. Гражданнар сугышы елларында фронттагы театр бригадаларында хезмәт итә. Сугыш беткәч, Ижевск шәһәрендә яши. Гомеренең соңгы елларын Казанда үткәрә. Чистайда вафат була.
С.Гыйззәтуллина-Волжская — татар театр мәктәбенә лирик-романтик юнәлеш алып килүче беренче карлыгач, ул мөселман дөньясында да иң беренче артистка. Әсәрнең үзәгендә торган яшь хатын-кыз рольләрен романтик рухта, зур дулкынлану, көчле темперамент белән калку итеп башкара.
Аның рольләре: Шәфыйка — «Кызганыч бала» (Н.Кәмал), Бибиҗамал — «Хуҗа һәм приказчик» (А.Островский буенча), Гайни, Гайшә — «Бәхетсез егет», Сәрбиҗамал — «Уйнаш» (Г.Камал), Сәгадәт — «Мөсибәте Фәхретдин» (Н.Вәзиров), Гайшә — «Җиңел хезмәттә» (Ф.Ярыгин), Гөлҗиһан — «Надир шаһ» (Н.Нариманов), Зәйнәп — «Яшь хатын» (Д.Таҗдаров), Луиза — «Мәкер вә мәхәббәт» (Ф.Шиллер), Зөбәйдә — «Яшә, Зөбәйдә, яшим мин» (С.Рәмиев), Катерина — «Яшенле яңгыр» (А.Островский), Адриана — «Хөкемдә хаталык» (А.Деннери), Мәгърифә — «Оят, яки күз яше» (Я.Вәли), Фатыйма — «Мин-минлек корбаны» (Лысенко-Коныч), Бибиҗиһан — «Бичара Бибиҗиһан» (З.Сәетзадә) һ.б.
ТАССРның атказ. арт. — 1926 ел.