поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ГЫЙЗ-ӘЛ-ГАБИД

(1918–1955)

Фронтовик шагыйрь Гыйз-әл-Габид (Гыйззәтулла Лотфулла улы Габидуллин) 1918 елның 7 гыйнварында хәзерге Оренбург өлкәсенең Свердлов (элегрәк Тоцк) районы Хөсәен (Саиновка) авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. Җидееллык авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1935–1937 елларда Богырыслан педагогия техникумында укый. Укуын тәмамлагач, ике елга якын Башкортстанның Зианчура районы мәктәпләрендә укытучы булып эшли. 1939 елда армиягә алынып, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. Ватан сугышында катнаша, гади солдат, соңыннан фронт газетасы хәбәрчесе-офицер сыйфатында Ленинградтан алып Финляндия һәм Төньяк Норвегиягә кадәр сугышчан юл уза; фашистлар Германиясе җиңелгәч, яңадан Ерак Көнчыгышка җибәрелеп, Япониягә каршы сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, совет гаскәрләре белән бергә Маньчжурия һәм Төньяк Корея җирләренә кадәр барып җитә.

1946 елда армиядән кайткач, Гыйз-әл-Габид Урта Азиядә яши, Үзбәкстандагы Карши һәм Шәһресәбез шәһәрләре мәктәпләрендә балалар укыта. Ватан сугышында алган яралардан сәламәтлеге какшаган Гыйз-әл-Габид 1955 елда утыз җиде яшендә вакытсыз вафат була.

Гыйз-әл-Габидның зур булмаган әдәби мирасы (иллеләп шигыре) Ватан сугышы чоры солдат поэзиясенең бер сәхифәсе буларак әһәмиятле. Аның шигырьләре окопта, сугыш тынып торган ял вакытларында, Төньякның кырыс таш-таулары арасында языла. Аларда сугыш чынбарлыгы, шагыйрь үзе кичергән, үзе күргән вакыйгалар тәэсирендә туган күңел кичерешләре, гадел сугыш алып барган солдатның җиңүгә булган ышанычы, ватандарлык хисләре поэтик чагылыш таба.

Гыйз-әл-Габид иҗат мирасыннан бер төркем шигырьләр «Алар сафта» (1961, 1985) һәм «Беренче карлыгачлар» (1968) исемле күмәк җыентыкларда басылып чыга.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гыйз-әл-Габид (1918–1955) / төз. С.Шакир. Алар сафта. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 105–106 б.
Әпсәләмов Г. Г.Габид турында // Соц. Татарстан. – 1968. – 18 февр.
Синегулов Ә. Көрәш һәм җиңү җырчысы // Ә.Синегулов. Туплар һәм музалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. – 75–95 б.
Мәҗитов З. Һәр шагыйрьнең үз тавышы // З.Мәҗитов. Сугышчан поэзия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 138–149 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»